Мелания Трамп
Мелания Трамп (ингл. Melania Trump; кияүгә чыкканчы — Кнавс (словен. Knavs), Кнаусс (ингл. Knauss); 1970 елның 26 апреле, Ново-Место, Югославия) — словен килеп чыгышлы америка фотомоделе, кул сәгатьләре һәм зәркән эшләнмәләре дизайнеры. АКШның 45 нче Президенты Дональд Трамп хатыны. Тормыш юлыМелания Кнавс 1970 елның 26 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Республикасы составына кергән Словениянең Ново-Место шәһәрендә туа. Әтисе — Радече шәһәреннән, ә әнисе — Рака авылыннан[9]. Меланиянең әнисе Амалия җирле «Jutranjka» фабрикасында балалар киемнәре дизайны белән шөгыльләнгән. Балачакта Мелания, башка фабрика эшчеләренең балалары кебек үк, балалар киемнәре коллекцияләренең модалы күрсәтмәләрендә катнаша[10]. 16 яшендә «архитектура һәм дизайн» белгечлеге буенча Люблянский университетына укырга керә, әмма беренче курстан соң укуын ташлап Миланга күчеп китә[11][12]. Туган словен теленнән тыш Мелания тагын биш телне дә ирекле белә: инглиз, алман, француз, итальян һәм сербхорват[13][14]. Фотомодель![]() Уналты яшендә үзенең модель карьерасын башлый. Словения фотографы Стейн Джерко белән хезмәттәшлек иткән. Унсигез яшендә Кнавс Миланда модель агентлыгы белән контракт төзи[15]. 1995 елда «Metropolitan Models» хуҗасы Паоло Дзамполли, үзенең булачак ире Дональд Трамп дусты белән таныша. Дзамполли аны АКШка күчәргә күндерә. 1996 елда Кнавс Манхэттенда урнаша[10]. Кнавсны Vogue, Harper’s Bazaar, Ocean Drive, In Style, New York Magazine[16], Avenue, Allure, Vanity Fair, Self, Glamour, Elle кебек басмаларның тышлыкларында бастыралар. Шулай ук ул 2001 елда «Образцовый самец» фильмында төшә[17]. Бизнес2010 елда Мелания Американың QVC кибетләрендә эксклюзив тәкъдим ителгән «Melania Timepieces & Jewelry» зәркән эшләнмәләр һәм сәгатьләр линиясен башлап җибәрә[18]. Финанс хисаплылыгы нигезендә 2016 ел өчен Меланиянең еллык кереме 15 000 нән 50 000 АКШ доллары тәшкил иткән[19]. Дональд Трампның хатыны![]() Allure журналы өчен эшләп, 1999 елда Дональд Трамп белән таныша. Аның белән мөнәсәбәтләр Мелания профессиональ модель булгач һәм Нью-Йоркта чыгыш ясый башлагач ныгыган. Аларның элемтәләре «The Apprentice» реалити-тамашасын башлап җибәргәннән соң игълан ителә[20]. Зур танылу Кнавсны Британиянең GQ журналы белән хезмәттәшлеккә китерә. Аның фотолары журналның 2000 елның гыйнвар аенда чыгарылган тышлыгында барлыкка килә[21] 2004 елда Трамп һәм Кнавс ярәшәләр. Туй тантанасы 2005 елның 22 гыйнварында Палм-Бич шәһәрендәге Bethesda-by-the-Sea Епископаль чиркәвендә уза[22]. Трампның туенда кунаклар сыйфатында Билл һәм Һиллари Клинтон катнашкан[23]. Аларның туй тантанасы медиа агентлыклар тарафыннан киң яктыртылган, шул ук вакытта еш кына «Christian Dior» брендының 200 мең долларлык туй күлмәкләре искә алына[24]. 2006 елда Мелания Трамп АКШ гражданины була[25]. 2006 елның 20 мартында парның улы Бэррон Уильям Трамп туа[26]. Ул Трампның бишенче баласы була. АКШның беренче ханымы![]() 2017 елның 20 гыйнварында Мелания Трамп АКШның беренче ханымы була[27]. Трамп чит илдән килгән икенче беренче ханым титулын йөртүче булган[28][29]. Трамп АКШ президенты вазыйфасына керешкәннән соң, Мелания Манхэттэнда улы Бэррон белән уку елы ахырына кадәр «Trump Tower»да яшәргә кала[30]. 2017 елның 1 июнендә улы белән Ак йортка күчә[31]. 2017 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак йортта үзенең беренче чарасын — ланч үткәрә[32][33]. 2017 елның 26 декабрендә АКШның беренче ханымы Мелания Трамп 1828 елда АКШ президенты Эндрю Джексон утырткан ак йортның чирәмлегендә ике йөз еллык магнолияне кисеп алырга таләп итә[34]. 2018 елның май башында Мелания үзенең «Be best» («Иң яхшы бул») программасын башлап җибәрү турында игълан итә[35]. ![]() 2018 елның октябрендә Мелания Африканың дүрт иле буенча биш көнлек турне уздыра. Төп максатлар: табигатьне саклау, балалар һәм гаиләләрнең проблемалары. Трамп Гана, Малави, Кения һәм Мисырда була[36][37]. Техасскның Эл-Пасо шәһәрендә 2019 елның 3 августындагы атыштан соң (аның нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак була), ире белән Мелания хастаханәгә, зыян күрүчеләр янына барганнар. Алар шулай ук исән калучыларның гаиләләре, медицина учреждениесе персоналы һәм коткаручылар белән очрашканнар[38][39]. 2020 елның 1 октябрендә Дональд һәм Меланиянең коронавирус йоктыруы билгеле була[40]. 2020 елның 8 ноябрендә Мелания «барлык законлы тавышларны да исәпкә алырга» чакыра. Аның сүзләренә караганда, АКШның һәр гражданины президент сайлауларын гадел уздыруга лаек. Мөрәҗәгать «Twitter»да басылып чыга[41]:
Сәнгатьтә Мелания образыБосния һәм Герцеговина сынчысы Стиво Селак Меланияның сынын 2017 елда булдыра[42]. 2018 елда Мадам Тюссо музее Нью-Йоркта аның балавыз сынын тәкъдим итә[43]. Искәрмәләр
СылтамаларМелания Трамп(ингл.) Internet Movie Database сайтында |
Portal di Ensiklopedia Dunia