Микроикътисад
Микроикътисад (гарәп. اقتصاد جزئي, ингл. microeconomics, кыт. 微觀經濟學, рус. микроэкономика, чыгышы бор. грек. μικρός бор. грек. μικρός — кечкенә; οἶκος — йорт; νόμος — закон) — икътисади теориянең җитештерү, бүлү, кулланучылар һәм алмашу эшчәнлеге барышында аерым икътисади агентларның тәртибен өйрәнә торган бүлек. Тикшеренүләр өлкәсеМикроикътисад ничек һәм ни өчен икътисади карарларның индивидуаль дәрәҗәдә кабул ителүен өйрәнә: кулланучылар товарлар һәм хезмәтләр бәяләренә, шулай ук керемнәр дәрәҗәсенә карап сатып алу карарларын ничек кабул итәләр; фирмалар технология дәрәҗәсен, шулай ук керемнәр, әзер товарлар һәм хезмәтләр бәяләрен исәпкә алып җитештерүне планлаштыралар; эшчеләр кайда һәм күпме эшләргә кирәклеген хәл итәләр, индивидуаль карарлар бәя дәрәҗәсен билгеләүче гомуми базар тигезлеген булдыралар һ.б. г. Микроикътисад — икътисад фәненең хуҗалык итүче аерым субъектлар (кулланучылар, хезмәткәрләр, фирмалар) арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне, аларның эшчәнлеген һәм милли икътисадка йогынтысын өйрәнүче өлеше. Ул икътисади эшчәнлекнең аерым катнашучылары юлыга торган сайлап алу проблемасын өйрәнә. Мәсәлән, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең үзара йогынтысын, хезмәт базарында эшмәкәрлекнең һәм ялланучы хезмәткәрләр мөнәсәбәтләрен һ.б. Шул ук вакытта микроикътисад аерым базарларның һәм тармакларның ничек эшләвен дә өйрәнә. Ул аерым товарларга бәяләр ничек урнашуын, яңа предприятиеләр төзүгә, сәнәгать тармакларын үстерүгә нинди акчалар һәм ни өчен җибәрелүен, тармаклар һәм базарлар эшчәнлегенә дәүләт сәясәте ничек йогынты ясавын аңлата. ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia