Михаил Кутузов![]() ![]() Михаил Илларион улы Голенищев-Кутузов (рус. Михаи́л Илларио́нович Голени́щев-Куту́зов , tat.lat. Mixail Qutuzov(үле сылтама)) (1745-1813) - Россия гаскәр башлыгы, генерал-фельдмаршал, Россия каһарманы, 1812 елгы Ватан сугышында Россия гаскәренең җитәкчесе. «Изге» Георгий ордены тулы кавалеры. Рус тарихчысы Николай Баскаков "Рус фамилиясе чыгышы турында" китабы буенча һәм Бәрхет китабы буенча Кутузов фамилиясе борыңгы татар Кутуз нәселеннән чыккан. Иске татар телендә Кутуз - "кызы канлы" сүзенә туры килә. Михаил Кутузов бабалары - Булыг һәм Бордык мирзалары Алтын Урдадан 14-15 гасырларда чыккан. Россия-Төркия сугышларында 18 гасырда (башта Александр Суворов һәм Румянцев җитәкчелегендә), Наполеон сугышында 1805 елда (Өченче бердәмлекнең сугышы), Россия-Төркия сугышында 1811 елда, Ватан сугышында 1812 елда катнашкан. 1788 елда Очаков чолгавында Кутузов икенче тапкыр башына яраланган, соңрак уң күзен бәйләвеч белән ябыла иде. Мөһим вакыйгалар
Шушы сугыштан соң Александр I Кутузовны нәфрәт итә башлый һәм "Кутузов анда юри җиңелде" дип бер хатта язып куя. Шушы вакыйгадан соң Кутузовны гаскәр башлыгыннан Киевкә җибәрә.
Кутузов 1813 елда үлгән, Санкт-Петербург шәһәрендә, Казан Чиркәвендә күмелгән. ИстәлекКутузов аның тәнкыйтьләвенә карамастан (мәсәлән Тарле тәнкыйте) Россия халкы каһарманы булып санала. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин Кутузовка мәшһүр шигырен багышлый:
Күп дөнья шәһәрләрендә Кутузов исемендәге урамнар, мәктәпләр бар. Бөек Ватан сугышында Кутузов ордены нигезләнә (уңышлы саклану операцияләр өчен бирелә). Моны да карагызИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia