Михаил Симонов (1913)
Михаил Симонов, Михаил Василий улы Симонов (укр. Симонов Михайло Васильович, 1913 елның 1 августы, Украина — 2004 елның 4 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1942), Хәрби-Һава көчләре полковнигы, 1950-1961 елларда очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры. Тәрҗемәи хәле1913 елның 1 августында хәзерге Донецк өлкәсе Амвросиевка районы Кутейкино бистәсендә туган. Украин милләтеннән. Җидееллык мәктәпне (1926), 3нче берләшкән гражданнар һава флоты очучылары һәм авиатехниклары хәзерләү мәктәбен тәмамлаган (Балашау, 1935). Хабарауда гражданнар һава флоты идарәсендә очучы булып эшләгән. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Ерак араларга очу авиациясе 3нче авиация дивизиясе 2нче гвардия авиаполкы звено командиры, капитан М.В. Симонов дошман тылына 278 очыш ясый, шуның 150се 1942 елның октябренә кадәр ясалган. 1942 елның 31 декабрендә аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. 1947 елда офицерлар составын камилләштерү курсларында укыган. 1950-1961 елларда очучы-сынаучы. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшли. 1961 елдан полковник Симонов, запаска чыгып, Казанда яши. 2004 елның 24 апрелендә вафат. Коры елга зиратында җирләнгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia