Симонов урамы (Казан)
Симонов урамы, Михаил Симонов урамы (рус. улица Симонова, улица Михаила Симонова) — Казанның Авиатөзелеш районындагы урам. Шатура урамының Челюскин урамы белән киселешеннән башлана, Годовиков урамы белән киселештә тәмамлана. Ленинград, Лукин, Кече Печёра, Чапаев урамнары белән кисешә. ТарихЭлек Шатура урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков һәм Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Советлар Берлеге каһарманы, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, сугыштан соң очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшләгән Михаил Васильевич Симонов (1913-2004) истәлегенә Симонов урамы исеме бирелә[1]. Игътибарга лаек объектлар
Галерея
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia