Молдавия Совет Социалистик Республикасы
Молдавия Совет Социалистик Республикасы (Молдавия ССР, МССР, Молдавия, молдав. Република Советикэ Сочиалистэ Молдовеняскэ, рус. Молдавская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе. 1990 елның 5 июненнән бирле рәсми рәвештә Молдова Совет Социалистик Республикасы (ССР Молдова) исемен йөрткән. Башкаласы Кишенәү шәһәрендә урнашкан. ТарихМССР 1940 елның 2 августында Румыниядән аннексияләнгән Бессарабия һәм Молдавия АССР өлешләреннән барлыкка килгән. 1990 елның 23 июнендә МССР Югары шурасы суверенлык турында декларацияне кабул итә[2] 1991 елның 23 маенда МССР Югары шурасы республика исемен Молдова Республикасына алыштыра. Шул ук елның 27 августында Молдова парламенты Молдованың бәйсезлеген игълан итә. Халык
Милли состав (1989): молдаваннар — 64,5 %, украиннар — 13,8 %, руслар — 13,0 %, гагаузлар — 3,5 %, болгарлар — 2,0 %, яһүдләр — 1,5 %. Идарә-җир төзелеше1987 елда Молдавия Совет Социалистик Республикасы эченә 40 район кергән[6]. Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia