Мәүлид (мәчет, Екатеринбург)
«Мәүлид» җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть «Маулид» г. Екатеринбурга) ― Свердловск өлкәсе административ үзәге Екатеринбург шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Мөселманнарның Урал башкаласында ачылган беренче гыйбадәт йорты. Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) карамагында. Тарих![]() ![]() Екатеринбургның «Мәүлид» җәмигъ мәчете ― Урал мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөфтияте) үзәк мәчете. Мәчет Екатеринбургның Ленин районы Воронеж тыкрыгындагы («Чегән бистәсе») элекке шәхси йорт урынында төзелгән, йортны 1982 елның 3 маенда Свердловскиның (1991 елдан Екатеринбург) өлкән яшьтәге мөселманнары ― кайчандыр Свердловск заводларында һәм фабрикаларында хезмәт куйган өлкәннәр ― Бөек Ватан сугышы ветераннары сатып алган. Россиянең булачак беренче президенты (1976-1985 елларда КПССның Свердловск өдкә комитеты беренче секретаре) Б. Н. Ельцин әлеге мәсьәләдә ураллыларга ярдәм күрсәткән.[1] Бу шәхси йортта беренче гыйбадәт йорты, шәһәрнең беренче мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла. «Мәүлид» җәмигъ мәчете ― мөселманнарның Урал башкаласында ачылган беренче гыйбадәт йорты.[2] Җирле мөселманнар Свердловск шәһәр Советы башкарма комитетыннан җиргә, манара һәм таш мәчет төзергә рөхсәт алган. Уртак тырышлык белән яңа таш мәчет проекты булдырылган. Аллаһы йортын төзегәндә җирле мөселманнар кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр: кемдер җыйган акчасын китергән, күпләр төзелешкә үзләре килгән һәм иртә таңнан кояш баеганчы эшләгән. Җирле предприятие җитәкчеләре, эш башлаучы бизнесменнар төзелеш материаллары, автотранспорт, автокран белән булышкан. 1992 елда мәчет бинасы Главсвердархитектура белән килешенеп, үзгәртеп корыла. Төзелеш 1995 елда Свердловск мөхтәсибәте (Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелгән) җитәкчесе вазифасына билгеләнгән Сибәгатулла Сәйдуллин вакытында тәмамлана. 2008 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин Сибәгатулла хәзрәт Сәйдулинны Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. РДУМСО) башлыгы вазифасыннан төшерә. Отставка белән ризалашмыйча, С. Сәйдуллин аерым дини оешма ― Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) оештыра. Екатеринбургтагы иң борынгы мәчет булган[3] «Мәүлид» мәчетен яңа төзелгән дини оешма үзендә калдыра, РДУМСОга документларын тапшырмый.[4] Мәчет тирәсендә алып барылучы яңа төзелешләр бинага төзәтеп булмый торган зыян китерә. Чөнки даими эшләүче авыр йөк техникасы, котлованнар казу һәм күп катлы йортлар өчен субай сугу мәчетне какшата, ярыклар хасил була, штукатурка коела. [5] Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли.[6] Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia