Урал мөселманнары Диния нәзарәте
Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) (рус. Духовное Управление мусульман Урала — Уральский муфтият) ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, 2010―2016 елларда Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте), 2010―2013 елларда җитәкчесе ― мөфти Мөхәммәт Заһит улы Рәхимов) составында эшләгән үзәкләштерелгән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Сибәгатулла Сөнәгать улы Сайдуллин[1]. ТарихУрал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) 2010 елның 1 октябрендә рәсми теркәлгән. [2][3] Урал мөфтиятен булдыру турында карар 2010 елның 4 июнендә Урал мөселманнарының оештыру съездында кабул ителгән. Әлеге дини оешманың җитәкчесе – мөфти Сибәгатулла хәзрәт Сәйдуллин (1954 елгы, Бохарада «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлаган (1992), Россиянең «Дуслык» ордены кавалеры). [4] Шул ук 2010 елда Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына керә[5]. Урал мөфтияте ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Екатеринбург мөфтияте) дәвамчысы. Үзәге Уфада булган Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең каноник һәм структур бүлекчәсе буларак, 1994-2008 елларда эшли, 1789 елда гамәлгә куелган Ырынбур мөселман диния нәзарәте традицияләре нигезендә эш итә. [6] 2008 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин Сибәгатулла хәзрәт Сәйдулинны Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. РДУМСО) башлыгы вазифасыннан төшерә. Отставка белән ризалашмыйча, С. Сәйдуллин аерым дини оешма ― Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) оештыра. Екатеринбургтагы иң борынгы мәчет булган «Мәүлид» мәчетен яңа оешма үзендә калдыра, РДУМСОга документларын тапшырмый. [7] 2013 елның апрелендә Урал мөфтиятеннән Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) үзәкләшкән дини оешмасы аерылып чыга (җитәкче – мөфти Габдел-Коддус (Николай) Ашарин).[8] Мәчет![]()
Диния нәзарәтенең үзәк мәчете ― Екатеринбургның «Мәүлид» җәмигъ мәчете. «Мәүлид» мәчете элеккеге шәхси йортта урнашкан, аны 1982 елның 3 маенда Свердловскиның өлкән яшьтәге мөселманнары сатып алган. Мәчет бинасы Урал башкаласында мөселманнарның беренче гыйбадәт йорты була. Җирле мөселманнар Свердловск шәһәр Советы башкарма комитетыннан җиргә, манара һәм гыйбадәт йорты төзергә рөхсәт алган. 1992 елда мәчет бинасы Башсвердархитектура белән килешенеп үзгәртеп корыла. Төзелеш 1992 елда Свердловск мөхтәсибәте (Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелгән) җитәкчесе итеп билгеләнгән Сибәгатулла Сәйдуллин вакытында тәмамлана. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли. [9] Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia