Мөфрид![]() Мөфрид (гарәп. مفرد الرامح мөфрид әр-рамих — «сөңгеченең ялгызы»[1]; Үгезкөтүче η, Үгезкөтүче этасы, η Boo) — Үгезкөтүче йолдызлыгының йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,68m тәшкил итә һәм ул Җирдән 37 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мөфрид белән Арктур күк йөзендә дә, галәмдә дә бик якын урнашалар. Мөфрид белән Арктур арасы 3,24 яктылык елы тәшкил итә. ХасиятләрМөфрид — асзур йолдыз. Бу G0 спектр сыйныфылы йолдыз, аның төсе безнең Кояш белән охшаш, ә өслегенең температурасы 6100 К тәшкил итә. Ул кызыл зур йолдызга әверелү юлында тора. Мөфрид — спектр куш йолдызы. Аның әйләнә вакыты 494 тәулек тәшкил итә. Төп йолдызның иптәше Мөфрид B — M7 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә.
Тарих һәм исемнәрМөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә бу йолдыз Рәмехелрамих (гарәп. رمح حالرامح рәмех әр-рамих — «сөңгеченең сөңгесе»[2]) дип күрсәтелгән. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia