Үгезкөтүче йолдызлыгы
Үгезкөтүче йолдызлыгы (лат. Boɵtes, грек. Βοώτης — «үгезле сабанчы» сүзеннән) — күк йөзе төньяк ярымшарының йолдызлыгы. Россиянең бөтен территориясендә күренә. АстеризмларЙолдызлыкны зур астеризм оештыра. Аның төрле исемнәре бар — Эскимо, Һава Еланы яки Парашүт. Бу астеризм α (Арктур), ε (Изар), δ, β, γ һәм ρ йолдызларыны эченә ала. μ², β, γ һәм δ йолдызлары исә төзексез дүртпочмакны тәшкил итәләр — Трапециясыман астеризм. ТарихБорынгы йолдызлык. Борынгы Юнaнcтандә аны Арктофилакс («Аю сакчысы», Зур Аю йолдызлыгы күздә тотыла) дип атаганнар. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Йолдызлык Аркад белән бәйләнәләр. Борынгы греклар карашлары буенча Аркад — ул нимфа Каллистоның улы, ул хаталык белән аулауда үзенең анаңны аю кыяфәтендә (аны Гера әверелдерде) эттән тоттырды. |
Portal di Ensiklopedia Dunia