Наратбаш
![]() Наратбаш (лат. Equisétum) — наратбашчалар семьялыгыннан бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. ТаралуыНаратбаш Австралиядән тыш Җир шарының барлык өлешләрендә дә очрый. Класс бер генә ыругтан тора (Equisetum). Бу ыругта төрле мәгълүматлар буенча 15-32 төр үсемлек бар. Көньяк Америкада һәм Көньяк Африкада киң таралган. Евразиядә 11 төре үсә. Татарстан территориясендә 7 төре бар. Кыр наратбашы (E. arvense), кышлаучы наратбаш (E. hyemale), саз наратбашы (E. palustre), болын наратбашы (E. pratense) һәм башкалар һәр җирдә очрыйлар; елга буе наратбашы (E. litorale), кытыршы тешле наратбаш (E. trachyodon) — сирәк төрләр. Сирәкләнгән урманнарда, кырларда, су буйларында, сазлы болыннарда үсәләр. Елга ярларында, урманда, куаклык арасында, дымлылык күп булган урыннарда очрый. Ботаник тасвирлама15–100 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары озын. Бәбәкләрендә буын арасы һәм буыннары яхшы беленә, аларда исә боҗралап яфраклар урнашкан. Күзәнәкләренә кремнезем утыру сәбәпле, сабагы бик каты. Яфраклары вак, тәңкәсыман. Споралы һәм вегетатив бәбәкләре яшел. Споралы бәбәкләре апрель-июльдә чыга. Клоннар барлыкка китереп, күбрәк тамырчалардан үрчи. Наратбаш корылыкны һәм урман янгыннарын яхшы кичерә. Әче туфракларны өстен күрә. Наратбаш — авыр бетерелә торган чүп үлән. Тамырлары тармакланып, бик яхшы үсеш алганнар. Сабагы тармаклы,тармаклар тоташкан урында кара төстәге кечкенә яфраклар урнашкан. Аларның очларында зигзаг рәвешле ак буйлар бар. Алар югары споралы үсемлекләр төркеменә карый. Тышкы яктан сабак бер катлам эпидермис белән капланган. Споралар барлыкка китерүче сабаклары бераз калын, көрән төстә, хлорофиллсыз, тармакланмаган. Биеклеге 15-30 см. Аларның буыннарында зигзаг рәвешендәге 8-9 теш бар. Спора барлыкка китерүче күркәләр сабак очларында өлгерә. Шар формасындагы споралар өлгергәннән соң, сабак корый. Кулланылыш
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia