Никита Токарликов
Никита Токарликов (Никита Евдоким улы Токарликов) — Советлар Берлеге Каһарманы, орудие командиры, сержант. Тәрҗемәи хәле![]() 1918 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кәләй авылында туган. Татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Сарманда хисапчылар хәзерләү курсларында укый. 1939 елга кадәр күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафына алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Кәләй авылыннан 283 кеше фронтка китә. 100 е исән-сау әйләнеп кайта, 183 е яуда ятып кала, шулар эчендә Н.Е. Токарликов.[1] 1944 елның июнь аеннан фронтта. I Балтик буе фронтының 1971- артиллерия полкында (45- артиллерия бригадасы, 51- армия) орудие командиры була. Тарту шәһәре юнәлешендә һөҗүм итүдә катнаша. Батырлыгы1944 елның 18 августында Литва ССР Шяуляй шәһәре тирәсендә орудие уты белән дошманның 6 хәрби техникасын һәм күп санда фашистларны юк итә. Үзе дә шушы сугышта һәлак була.[2] Литваның Мартинишкяй өязе Жагар (Ауце) шәһәрендә җирләнгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia