Николай Дмитриев
Николай Дмитриев, Николай Константин улы Дмитриев, рус. Дмитриев Никола́й Константи́нович (1898 елның 28 августы, Мәскәү — 1954 елның 22 декабре, шунда ук) — төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы (1938), профессор (1930), ССРБ ФА мөхәррир-әгъзасы (1943), РСФСР педагогика академиясенең хакыйкый әгъзасы (1945), Башкорт АССР (1947), Чуаш АССР (1957), Төрекмәнстан ССР (1950) атказанган фән эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле1898 елның 28 августында Мәскәүдә туган. Өченче Мәскәү гимназиясен алтын медальгә (1916), Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1920), Мәскәү көнчыгыш телләре институтын (1923) тәмамлаган. Тел гыйлемендә Ф.Ф. Фортунатов (1848-1914) һәм аның шәкерте В.К. Поржезинский (1870-1929) мәктәбе тарафдары. Төрек, гарәп, фарсы телләре буенча махсуслашкан. 30 дан артык телне белгән. Фәнни хезмәтләрен инглиз, итальян, француз, алман телләрендә иркен яза алган. Хезмәт юлы
Гыйльми эшчәнлеге
Телләрнең үзара йогынтысын өйрәнү фәнни эзләнүләренең үзәгендә тора. Н.К. Дмитриев ССРБда төрки телләрне өйрәнү мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Башкорт, кумык, төрек, азәрбайҗан, гагауз, кырымтатар, төрекмән, татар, чуаш телләре буена фундаменталь хезмәтләр авторы. Төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы буенча күптомлык хезмәтнең җитәкчесе. Төрки һәм славян телләренең үзара йогынтысын өйрәнә. Милли мәктәпләрдә рус һәм милли телләрне укыту методикасын төзүчеләрнең берсе. Марксизм-ленинизм хезмәтләрен төрки телләргә тәрҗемә итүчеләр өчен ачылган курслар белән җитәкчелек итә.
Шәехзадә Бабичның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп, 1925 елда Мәскәүдә аерым китап итеп бастыра. Китаплары
ХәтерУфадагы урамга исеме бирелгән. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia