Николай Туганов
Николай Туганов, Николай Петр улы Туганов (Николай Петрович Туганов; 1950 елның 16 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Кече Шәмәк) ― фотожурналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Фоторәссамнар берлеге[d] һәм Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Яр Чаллы шәһәренең һәм КамАЗ заводының фото елъязмачысы. Тәрҗемәи хәле
1950 елның 16 мартында[1] Татарстан АССР Тәтеш районы Кече Шәмәк исемле чуаш авылында[2] укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе сугыш ветераны Петр Платонович һәм әнисе Елизавета Моисеевна Тәтеш педагогика училищесын тәмамлап, гомерләре буе укытучы булып эшләгәннәр (Николайга 9 яшь булганда, әти-әнисе аерылышканнар). Энесе ― Владимир Петрович (Красноярскида яши). Бишенче сыйныфтан укуны Апас районы Марьино авылында дәвам иткән. Сигезенче сыйныфтан соң, «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча Тәтеш педагогика училищесын (2015 елдан көллият) тәмамлаган. Педучилищедан соң юллама буенча Спас районы мәктәпләрендә уртанчы классларда физика һәм математика фәннәрен укыткан. Хәрби хезмәт үтәп кайткан. Армиядән соң Сарман районы Җәлил бистәсендәге 1нче мәктәптә военрук булып эшләгән (әнисе Елизавета Моисеевна шул мәктәптә эшләгән булган). Җәлилдә эшләгәндә, җәйге ялларында Әлмәт районы «Знамя труда» / «Хезмәт байрагы» газетасына фотокорреспондент булып урнашкан. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында журналистика бүлегендә читтән торып укыган (1976 елда тәмамлаган)[3]. Диплом эше: «Камадагы батырлык» (рус. «Подвиг на Каме»; укытучысы Җәвид Галим улы Акчурин)[4]. 1976 елга кадәр Әлмәттә «Татнефтестрой» оешмасында техник мәгълүмат бүлегендә өлкән инженер булып хезмәт иткән[5]. 1976 елдан Яр Чаллыда яшәп, иҗат итә. 1976―1991 елларда Яр Чаллының «Знамя коммунизма» (хәзер «Челнинские известия») газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, «Челны» фотоһәвәскәрләр клубын җитәкләгән. Фотолар белән үзе эшләгән басманы гына түгел, республика газета-журналларын да тәэмин иткән. 1991 елдан башлап, унике ел буе «Вести КАМАЗа» газетасында фотокорреспондент. «Мәйдан» журналында ― биш ел, «Элита Татарстана» журналында ― ике ел эшләгән. Сәүдә-сәнәгать палатасынннан пенсиягә чыккан. Лаеклы ялда чакта, «Камгэсэнергострой»ның «Камские зори» ― «Таң йолдызы» газеталарының берләштерелгән редакциясендә фотокорреспондент булып, әлеге газеталар ябылганчы эшләгән. Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалында[d] студентларга фотодело фәнен укыткан. Фотоаппарат белән мәктәптә укыганда түгәрәккә йөреп танышкан булган. Николай Тугановның исеме республика матбугатында беренче мәртәбә 1968 елда күренә: «Косомолец Татарии» газетасында «Кар десанты» дигән фоторәсеме басылып чыга. Яр Чаллының «Батыр» кинотеатрында беренче фотокүргәзмәсе уза. Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда ел саен шәһәр тарихы белән бәйле күргәзмәләр оештырыла: 2025 елның гыйнвар аенда КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре (1969―1984) Рәис Беляевның (1935―1996) тууына 90 ел, февраль аенда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары булган Гөлсабира Хәкимованың тууына 100 ел тулуга багышлап оештырылганнар, апрель аенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланганы ачыла (күргәзмәләр оештыруны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева башлап йөри)[6]. Николай Тугановның фотосурәтләре әлеге тарихи күргәзмәләрдә зур урынны алып тора. Шулай ук фотографның эшләрен шәһәрнең даими эшләп торучы күргәзмәләрендә ― Сидоровканы ГЭС бистәсе белән тоташтыручы җир асты кичүендә, Комсомол паркында да күрергә мөмкин. Факт1993 елның 14 апрелендә КамАЗның двигательләр заводында чыккан янгынны[d] төшереп алган фотосурәтләрен бастыруны КГБ тыйган [7] (фаҗига урыныннан бердәнбер фотосы Мәскәүдә «Авто» газетасының беренче полосасында чыккан)[8]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia