Гөлзада Рзаева
Гөлзада Рзаева, Гөлзада Мөхәммәт (Мөхәммәтгәрәй[1]) кызы Рзаева (1948 елның 16 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― мәдәният эшлеклесе, Чаллыда мәдәниятне оештыручы, 1979―2021 елларда Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае директоры. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, «Алтын йөрәкле кеше» мактаулы исеменә лаек булган. Тәрҗемәи хәле![]() 1948 елның 16 октябрендә[2] Яр Чаллы шәһәренең Кызыл Тау (хәзерге Элеватор тавы) бистәсендә гаиләдә унберенче (төпчек) бала булып туган. Әтисе хезмәткәр, Мөслим районында җитәкче булып эшләгән кеше. Исемен Чаллы үзешчән драма театры 1949 елда сәхнәләштергән «Гөлзада» драмасы буенча куйганнар. Чаллының татар мәктәбендә (хәзерге Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия) укыган. Мәктәптә оештырылган барлык чараларда катнашкан. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы РСФСР халык мәгарифе отличнигы Анна Ивановна Солтанова-Бустерякова аңа сәләтен үстерергә ярдәм иткән. Сәхнәгә ул беренче тапкыр Чаллының Үзәк урамындагы район Мәдәният йорты каршындагы татар үзешчән драма театрында (1962 елдан халык театры) чыга, аның җитәкчесе сугыш ветераны, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Кашаф улы Кашапов (1922―2004) була. Сәет Шәкүровның «Тормыш бусагасында» драмасында, «Законлы никах белән» спектаклендә (1978 елда) төп рольләрнең берсен башкара. [3] Казан театр училищесында Арнольд Шапиро, Марсель Сәлимҗанов классында укыган. Студент вакытында 1970 елда Казанда су өстендә уздырылган республика чарасын алып баручы булган. Казанда Камал театрында эшкә калу тәкъдиме булса да, укып бетергәч, туган ягына кайткан. Бер ел Чаллы районы Әҗмәкәй авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән. 1971 елда Чаллының Үзәк урамында урнашкан район Мәдәният йортына директор итеп билгеләнгән. 1973 елда Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае төзелгәч, шәһәр мәдәният тормышы җитәкчеләренең берсенә әверелә. 1979 елдан 2021 елның маена чаклы Чаллы шәһәренең муниципаль автоном мәдәният учреждениесе «Энергетик» мәдәният сарае директоры булып эшли. [4][5] Чаллыда даими узучы төрле шәһәр бәйрәмнәренең алыштыргысыз алып баручысы булып таныла. [6] Гөлзада Рзаева ― «Энергетик» мәдәният сараенда тормышка ашырылган күп проектлар авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре скрипач, ике улы. [9] Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia