Нормабаш (Кукмара районы)
Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. ТарихыАвылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет эшли. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 − 1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр белән сәүдә итүче ике кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 823,5 дисәтинә тәшкил итә. Старосталар1760 елның 12 октябрендә Елизавета патша «Авыл старосталары» турында Указ кабул итә. Шул вакыттан башлап 1930 елларга кадәр авыллар белән старосталар идарә итәләр. Старосталарны авыл халкы 3 елга сайлап куя. Аларның вазыйфасына төрле салымнар җыюны тәэмин итү, юлларны, күперләрне төзек тоту, авылда тәртипнең сакланышын тәэмин итү (полицейский вазыйфалары), вак җинаятьләр, хулиганлык күренешләре, гаилә низаглары булганда аларны беренчел тикшерү, административ җәзага тарту һ. б. керә. Старосталарны халык сайлап куйса да алар югары органнарга, мәсәлән, волость старшиналарына буйсыналар. Документлардан, авылда 1892 елда Хөснетдин Низаметдин улының староста булуы билгеле. Шул ук елның 29 ноябрендә староста итеп Сәгыйт Мөхәммәтдин улы сайлана. 1995 елның июленнән староста вазыйфасын Камалетдин Хәбибулла улы алып бара. 1907 елдан староста Шәйхетдин Габдрахман улы була. Революциядән соң староста вазыйфасын Галиев Харисның бабасы Исмәгыйль үти. 1930 елда староста статусы бетерелә, авыл Советлары гамәлгә кертелә. Нормабаш авылы Байлангар авыл Советы карамагына керә. Тарихны өйрәнүМәскәү өлкәсендә яшәүче, тумышы белән Нормабаш авылыннан булган Дамир Каюмов ярдәме белән авылда берничә ел рәттән металл эзләгеч белән эзләнү эшләре алып барылды. Эзләнүләр вакытында күп кенә кызыклы материаллар: элек көнкүрештә кулланылган әйберләрдән тыш, авылның тарихын күзалларга мөмкинлек бирә торган 50гә якын борынгы акчалар, бизәнү әйберләре табылды. Алар арасында мари (чирмеш) халыкларында баш киемнәренә тагылган, 1630 нчы елларга караган бизәнү тәңкәләре, 1700—1800 елларга караган акчалар, Казан байларының аерымлык билгеләре аеруча кызыклы. Табылган акчалар Рәсәй белән алты патша идарә иткән чорларны үз эченә ала. Болар инде Нормабаш авылы халкының моннан 350—400 еллар элек үк тулы канлы тормыш белән, татар җирендә генә түгел, башка төбәкләр белән дә сәүдә итеп, алып-сатып яшәвен исбатлый. Административ-территориаль буйсынуы1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. Хуҗалык итү рәвеше1931 елда «Берлек» колхозы (беренче рәисе — Минлегали Вәлиуллин) оештырыла, 1950 елдан — Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан — «Маяк» колхозы (Байлангар авылы), 1993 елдан — «Маяк» күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе), 2000 елдан — «Норма» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан — «Кукмара» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. МәдәниятеАвылда клуб (1934 елдан, 1974 елдан үзгәртелгән бинада), яңа мәчет (1993 елдан), балалар уен мәйданчыгы (2014 елдан), Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан, репрессияләнгән авылдашлар истәлегенә Мемориал (2018), Җиңү һәм ял паркы (2020) бар. 2015 елдан авылда дүрт ел дәвамында балыкчылар арасында республикакүләм ярышлар уздырылды. Авылда төзекләндерелгән «Нәҗметдин чишмәсе» (2018) бар (аның суы шифалы санала) һәм Татарстанның табигать һәйкәле саналган Нурминкә елгасы башы урнашкан. Нормабаш авылы клубыНормабашта клуб 1934 елда ачыла. Ул заманы өчен башка авылларныкы белән чагыштырганда шактый зур була. Бина мәктәп белән икесе бер түбә астында Г хәрефе рәвешендә эшләнә. Минегали Вәлиуллин колхоз рәисе булганда Комар урманыннан ике кыш атлар белән агач ташыйлар, такта материалларын кул белән яралар. Мәктәп белән клубны авыл кешеләре төзи. Клубның беренче мөдире Мәгъсүмә Абдуллина була. Төрле елларда клуб мөдирләре булып Нәҗмиев Рәшит, Сәләхов Мөхәррәм, Гыйльфиева Рәхилә, Гыйльфиева Равия, Шаһабиева Гөлчирә, Хөсәенова Резедә, Абдуллин Таһир, Мөгыйнов Хәйдәр, Нәҗмиев Рафислар эшлиләр. Соңгы егерме елда бу вазыйфаны Вафирә Фәйзриева башкарды. 2023 елда клуб ремонтка ябылды. 2025 елның май аенда клуб янә ачылып, эшен дәвам итте. Клуб мөдирләренең һәркайсы үз эшләрен күңелләрен биреп башкардылар. Концертлар, спектакльләр куелды, ял кичәләре оештырылды. Рәхилә Гыйльфиева мөдирлек иткән чорда ел саен Яңа елны авыл халкы белән клубта өстәл әзерләп каршылый идек. Һәркем булдыра алган кадәр өеннән ризык алып килде. Хисамиев Мөнәвир абыйның «Рекорд» радиоалгычыннан җырлар тыңладык, Кремль курантлары сукканын көттек. Минлегалиев Кәрәм абый стенага Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен обой кәгазенең арткы ягына зур итеп ясап куя иде. Ленинның туган көне җитсә, юлбашчы рәсемен дә ясады. Рафис клуб эшен генә оештырып калмады, күп еллар авыл Сабантуйларын да матур итеп алып барды. Вафирә Фәйзриева эшләгән еллада да клуб гөрләп торды. Авыл кечерәеп, Сабантуйлар үткәрелми башлагач, авыл бәйрәмнәре, ял, иҗат кичәләре оештырылды. Ул үз эшен Байлангар клубы, китапханәсе, урта мәктәп белән берлектә алып барды. Сабантуйлар
Кичке уеннарЭлек колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр табигатькә кичке уенга чыгалар иде. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, шаян такмаклар әйтешү, күмәк биюләр оештырылды. Безнең авылда ул, гадәттә, тимер юлның авылга карап торган ягындагы «түгәрәк чирәм» дигән урында булды.
Элек җәй көне кичләрен клуб ачылмады. Клуб мөдире Мөхәрләм Баһабиевның эше табигатькә күчте. Ул үзе әйбәт оештыручы гына түгел, бик матур җырлый да иде. Район, Татарстан күләм конкурсларда катнашты.
Күренекле кешеләре
Авылда дин һәм мәчетләр![]()
Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле. Аларның беренчесенең урыны турында безнең кулда мәгьлүматлар юк. Казан өязендә XVIII гасыр уртасында булган мәчетләр исемлегендә Нормабаш авылы менә шулай искә алына:
1800 нче еллардан соң төзелгән икенче мәчет Гатикә Закированың хәзерге бакчасы урынында булган. 1910 елларда авылда халык саны 600 дән артып китә, мәчеткә йөрүче ир-атлар гына да 150 ләп була. Мөселманнар авыл мәчетен җәмигъ мәчете дип тануны сорап, Казан губерна идәрәсенә, Уфа Дини нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. 1910 елда Нормабаш мәчетенә җәмигъ мәчет статусы бирелә. 1958 елда мәчетнең манарасы киселә. Бинаны ашлык саклау склады итеп кулланалар. Бераздан бина үзе дә сүтелә. Аның бүрәнәләреннән Байлангарда китапханә төзиләр. Авылда дини йолаларны зират кырыена фермадагы каравыл йортын сүтеп салган бинада үтиләр. 1995 елда авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз, «Маяк» колхозы (рәисе Фәиз Вагыйз улы Кәримуллин) тырышлыгы белән яңа мәчет төзелде. Ул 1997 елда төзелеп бетә. 2000 елдан егерме ел дәвамында авылда имам булып Рафис Әсхәдулла улы Гыйльмулин эшли. 2020 елдан имам булып Фәнис Һашим улы Гыйльфиев эшли. Нормабаш мәктәбеНормабашта мәктәп 1920 елда ачыла. Аның аерым бинасы булмый, Дәүдәтша бай йортында укыйлар. Укытучы шушы авыл кешесе Хәйруллин Шәйдулла була. Ул хәллерәк кешеләрнең балаларын акчага укыткан. Аңа Байлангар, Сабанчино авылларыннан да килеп укыганнар. Көндез гарәп хәрефләре, кичен догалар өйрәтә. 1926 елда Тәкәнеш районының Өскебаш авылы кешесе Нурулла Сарманов килә. Ул балаларны ярата, төпле белем бирә. Көндез балалар укыта, кичен лекцияләр, докладлар сөйли, концертлар оештыра. Үзе Газизуллин Төхвәтнең ике тәрәзәле мунчасында яши. Халыктан акча җыеп авылда кибет ача. Анда Ганиев Вәлиәхмәт эшли. Сарманаев Нурулла балаларны төрле һөнәрләргә дә өйрәткән. Балалар агачтан ашлык суыру машинасы, тагып йөри торган комбайн модельләренә кадәр ясаганнар. Нурулла мөгәллим хезмәтен 1928 елгы уку елы тәмамланганчы башкара. 1929 елда Сабанчино авылыннан килеп Хәмит исемле кеше укыта. Дәүләтша бай йорты кара-каршы өйле була. Хуҗалар үзләре Казанда яшиләр. Кайтып, өйләрен ваклап сатып китәләр. Аннан соң мәктәп мулла йортына күчә. Анда да спектакльләр, концертлар куялар. Аларны карарга Байлангардан да менәләр. 1930 елда Зур Кукмарадан Фәйзрахманов Кавый килеп бер ел укыта. 1931 елда Балыклы авылыннан Галиева Фатыйма исемле укытучы килә. Шул кышны мулла йорты яна. Мәктәп Габит бай йортына күчә. 1933 елда Нормабашта Галия, Гөлчирә исемле укытучылар да эшли. Фатыйма белән Гөлчирә Әфзениса дигән кеше өендә яшиләр. Галия Яппар абзыйның кечкенә өендә тора. 1934 елның май аенда хәзерге кулуб урынында ике бүлмәдән торган зур мәктәп ачыла. Бер бүлмәдә 1-3нче, икенчесендә 2-4нче сыйныф укучылары укыйлар. Ул вакытта укучылар күп була, укырга 35-40 бала йөри. Сыйныф бүлмәләре утын ягып җылытыла. Фатыйма Галиева яңа мәктәпнең базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Җиләк-җимеш бакчасы булдырыла. Анда алмагачлар, күп итеп карлыган үстерелә. Аларны кайнатма ясап, кыш көне балаларга компот кайнатып бирәләр. Бәдертдинова Марзия апа техник хезмәткәр булып эшләде. Ул мәктәпне дә җылытты, җыештырды да, балаларга компот кайнатып бирергә дә өлгерде. 1935 елда Галиева Фатыйма Кукмарага күчеп китә. Аның урынына Әхмәтов Иманкол исемле укытучы килә. Ул 1941 елда сугышка китә һәм шунда һәлак була. Иманколдан соң мәктәпкә Васильев фамилияле укытучы килә. Мәктәп май аенда ачыла. Укучылар клубта концерт, спектакльләр куялар. Сугыш вакытында Фатыйма яңадан авылга кайта. 1943—1944 елларда Хәйруллина Нурания укыта. Нурания югары белем алгач, аны Ошторма авылына мәктәп мөдире итеп күчерәләр. 1945 елда Галиева Фатыйма Нормабаш мәктәбенең мөдире һәм «Берлек» колхозының партоешма сәркатиб була. 1946—1947 елларда балаларга Габдрахманова Әсма һәм Сафина Мөхлисә белем бирә. 1949 елда мәктәпкә Әминова (Абдуллина) Сәрбиназ Нургали кызы укытучы итеп билгеләнә. Әсма Байлангар мәктәбенә күчерелә. 1952 елда Әминова Сәрбиназны шулай ук Байлангарга башлангыч сыйныфларны укытырга билгелиләр. 1951 елда Галиева Фатыйманы колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Укытырга Мәмәширдән Вәлиева Нурҗиһан, Адай авылыннан Хәтирә исемле кыз килә. 1962 елда Олыяз авылыннан Исмәгыйлова Рафилә билгеләнә. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлагач аны 1967 елда Байлангар урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп күчерелде. 1964—1968 елларда Насыйбуллина Флера белем бирә. Н. С. Хрущевның авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, Нормабаш перспективасыз авыллар исемлегенә кертелә, әле укучылар саны күп булса да, 1968 елда мәктәп ябыла. Бу гамәл авылда халык саны кимүнең бер сәбәбе булып тора. Нормабаш коеларыНормабашта унтугызынчы йөз ахыры, егерменче йөзнең урталарына кадәр биш кое булган. Хәтимә апалар белән Миннур апалар арасында Хәбриева Хәлимә дигән кешеләр яшәгән урындагы кое озак еллар хезмәт итте. Аннан түбән оч кешеләре генә түгел, юл өзеклекләрендә бөтен авыл халкы су алды. Яз көне инештән су алып булмый башлагач үзебез дә эчәргә суны йә шуннан, йә аргыяктан Әнвәр чишмәсеннән ташый идек. Гатикә апалар янында урам чатында Исхак коесы бар иде. Аннан ферма малларына да су ташып эчерттеләр. Ул шактый тирән булган. Коены инде өлкән яшьтә булуына карамастан Исхак абзый карап-чистартып торган. Ул шул коены чистартканда бау өзелеп китеп, шунда вафат була. Урта тирәдә, хәзер Дания һәм Илдар Динмөхәмәтовлар яшәгән урында, тагын бер кое казыганнарын хәтерлим. Ул авылдагы иң тирән кое иде. Сулы чиләкне әйләндерә-әйләндерә күтәргәнче арып бетәсең. Чиләк өзелеп калса, аны төшеп алучы булмады. Халык су алмагач, берничә елдан аны күмделәр. Дүртенче кое Газулла бай коесы. Мин инде аннан су алганнарын хәтерләмим. Ул хәзер Хисамиев Альфред печән чәчкән бакчада, акация куаклары куенында иде. Әниләр, ул тирәдә уйнамагыз, төшеп китәрсез дип гел кисәтеп тордылар. Ул тирән, мул сулы булган. Янында торганда челтерәп су аккан тавыш ишелгән. Без аны күмү өчен берничә ел бакчадагы бөтен чүпне ташладык. Бишенче кое Шамил Әхмәтшиннар янында Габит бай коесы булган дип ишеткәнебез бар. Әмма без белгәндә ул кое юк иде инде. Әлбәттә, элегрәк, авылда меңгә якын кеше яшәгән чорларда, башка коелар да булгандыр. Әмма алар турында хатирәләр сакланмаган. Авыл табигате һәм кешеләре турында истәлекләрКабык күпере![]()
Аю күле![]()
Нормабашлыларның тормышын Аю күленнән башка күз алдына да китереп булмаган элгәре. 1940 елгы Җүәйрә апа Гыйльмуллинаның да, балачагында шунда уйнап, күңел ачулары бүгенгедәй күз алдында.
Борылма
Алмагач тавы
Лубшангы үзәне
Рәхимә посадкасы
Кышкы уеннар
Янил базары
Ат көтүе
Каз көтүе
Кибет яны![]() ![]()
Ипи чираты
Сазтамакка ипигә йөрү турында нормабашлылар хәтирәләре:
Ярма яргычТатар халкы XIX йөз уртасында — XX йөз башында төрле ярма яргычлар кулланган. Авылларда байрак, хәллерәк саналган кешеләрдә кул белән ярма яргычлар булган. Алар шунда чыгарылган ярмаларны үз кибетләренә дә куеп сатканнар. Авылдагы башка кешеләр дә ярма яру өчен аларга мөрәҗәгать иткәннәр. Кайбер авылларда махсус атлы ярма яргычлар төзелгән. Алар механизмны хәрәкәткә китерү ысулы белән аерылганнар. Беришләрендә бер яисә берничә ат авыш түгәрәкне әйләндергәннәр, башкаларында каешлы яисә шестернялы привод кулланылган. Ярманы бодай, арпа, солы, борчак культураларыннан ярганнар, аларны ризык әзерләгәндә, ә калдыкларын — кабыгы, онын терлекләргә ашату өчен кулланганнар. Нормабашта атлы ярма яргыч колхоз төзелгәч Гыйльфиев Фәнисләрнең бакча башы тирәсендә корылган. Анда эш ел әйләнәсе туктап тормаган. Күрше Балыклы, Каенсар, Сабанчино һәм башка авылларда яшәүчеләр дә ярма яру өчен ашлык алып килгәннәр. Хезмәт өчен я акчалата, я ярма белән түләгәннәр. Кызганыч, авылдагы әлеге ярма яру пунктының рәсеме сакланмаган. Инде аны авыл кешеләренең дә күбесе хәтерләми. Әмма ул авыл кешеләренең тормышында мөһим роль уйнаган. Кәрәчин килгән көн
1нче Бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлар (1914—1918)
Репрессия корбаннары1930 елда илдә кулакларны сыйныф буларак бетерү бурычы куела, махсус законнар эшләнә. Кулакларны үз хуҗалыкларын яллы хезмәттән файдаланып алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм итү, колхозларны аларның корткычлык эшчәнлегеннән саклау, авыл хуҗалыгында күмәкләштерүне уңышлы уздыру максатында аеруча «явыз» кулакларны республикадан читкә сөрергә күрсәтмә бирелә. Милекне барлап-язып алу, бәяләү һәм саклау авыл советларына йөкләнә. Тартып алынган җитештерү чаралары һәм милек батракларның һәм ярлыларның пай взнослары сыйфатында колхозларның бүленмәс фондларына, торак һәм җитештерү корылмалары авыл советларының һәм колхозларның җәмәгать һәм хуҗалык ихтыяҗларына файдалануга тапшырыла. 1930—1931 елларда республикадан 9424 хуҗалык, кулак гаиләсе дип, төрле төзелешләргә, рудникларга, шахталарга, урман эшләренә, промыселларга, шулай ук махсус билгеләнгән — кеше яшәмәгән һәм аз халыклы буш җирләргә (концлагерьларга, махсус торулыкларга һ.б. урыннарга) сөрелә. Республикада кулакларны йорт-җирләреннән куу процессы, башлыча, 1930 елларның беренче яртысында төгәлләнә: ул авыл җирендәге җитештерүче көчләргә зур зыян китерә, асылда авылдагы урта сыйныфның эшкә сәләтле вәкилләре юкка чыгарыла. Җирле хакимият өстән җиткерелгән планны үтәп кенә калмый, һәрвакыттагыча «арттырып» үтәргә тырыша. Репрессия тәгәрмәче Кукмара районын, шул исәптән Нормабаш авылын да читләтеп узмый. 1930-1931елларда гына да авылдан 70кә якын кеше, шул исәптән балалар да читкә куыла. Бу авыл халкының якынча уннан бер өлеше дигән сүз. Аларның шәхси милекләрен, терлекләрен алалар, корылмалары балалар бакчасы, ашхәнә, колхоз амбарлары сыйфатында кулланыла башлый. Куылучылар үзләре дә аерым кешеләр, аеруча яшьләр тарафыннан җәберләүләргә дучар ителә. Элеккеге өлкәннәрдән: «Кулакларны куганда егетләр-кызлар артларыннан зират үренә кадәр төрле сүзләр белән озата бардылар, „сезгә анда икенчене бирәләр“ дип, алкаларын, балдакларын салдырып алдылар» дип сөйлиләр иде. Куылган гаиләләргә үзләре белән кием-салым, урын-җир, кухня кирәк-яраклары, өч айга җитәрлек азык-төлек алырга рөхсәт ителгән. Әмма барлык әйбернең авырлыгы 30 поттан (480 кг) артмаска тиеш булган. Билгеле, күп гаиләләр үзләре белән бу кадәр әйбер ала алмаганнар. Товар вагоннарында барып юлда озак вакыт узган, балалар, өлкәннәрнең ачлыктан, авырулардан үлеп калу очраклары да булган. Репрессияләнгән авылдашлар
Бөек Ватан сугышы чорыОкоп казучыларНормабаштан: Баһабиев Гаязетдин, Гаделшина Рәшидә, Җамалиева Гайникамал, Җамалиева Шәмсенур, Фатыйхова Фәтхия, Фәттәхова Галимә. Окоп казу бик авыр хезмәт була. Апас, Тәтеш районнарына окоп казырга яшүсмер кызларны, сугышка китәргә яше җитмәгән егетләрне җибәрәләр. Окоп казырга барган кешеләр истәлекләреннән:
Ак әбиләрБөек Ватан сугышы чорында әлеге апалар урман да кистеләр, җилкәләренә күтәреп чәчүлек орлык та ташыдылар, тимер юлда чүкеч суктылар, кар көрәделәр, үгез җигеп җир сөрделәр. Аларның хезмәтен санап һәм бәяләп бетерерлек түгел. Абдуллина Мәгъсүмә, 1912 елгы. Юнысова Әнвәр, 1916 елгы. Гаязова Бәдәр, 1923 елгы. Хөснетдинова Майкамал, 1924 елгы. Хисамиева Сәрия, 1930 елгы. Идрисова Газзә, 1912 елгы. Нормабаш авылында яшәгән, ирләре сугышта һәлак булган тол хатын-кызларКаюмова Гадения, 1916 елгы, ире Миннегаян, балалары Мәгънәви, Җүәйрә. Җамалиева Шәрәфел, 1908 елгы, ире Шәрәфетдин, балалары Таһирә, Әрхәметдин, Нурзидә, Хаҗирә, Минзәфирә. Хөснетдинова Хәтимә, 1910, ире Фәләхетдин, балалары Исламетдин, Асия, Кашафетдин, Хәертдин. Ганиуллина Суфия, 1921, улы Миннәхмәт Сугыш елларында тракторчы булып эшләгән авылдашларЗакирова Гатикә Закир кызы, 1909 елгы, Янил МТСында тракторчы була. Йөзмиева Гайшәбану Йөзмехәммәт кызы, 1909, Янил МТСында тракторчы була. Шаһабиев Галләметдин Шаһабетдин улы, сугышка киткәнче тракторчы була, сугыштан кайткач тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Абдуллина Сәрбиназ Нургали кызы, 1923, сугыш елларында Нормабаш, Байлангар, Сазтамак авылларында СТЗ тракторында эшли. Җамалиева Рәшидә Сабирҗан кызы, 1925, күп еллар тракторда эшли. Гайфетдинов Шәймөхәммәт Гайфетдин улы, 1912, тракторда эшли. Хәкимуллина Һаҗәр Хәкимулла кызы, Кукмара МТСында тракторчы, аннан соң комбайнчы булып төрле авылларда эшли. Вәлиуллин Нургали Минлегали улы, 1924, башта трактор бригадасында хисапчы, аннан соң сугышка киткәнче тракторчы була. Сугыштан кайткач Биектау районы Дөбьяз сельхозтехникасында механик булып эшли. Күтәрә алмаслык салымнар, түләүләрБөек Ватан сугышын авыллар, шул исәптән Нормабаш авылы да шактый талкынган хәлдә каршылый. Эшче кулларга инде утызынчы елллар ахырында ук кытлык күзәтелә. Колхозлардагы хокуксызлыктан качып та, халыкларны башка җирләргә күчерүгә корылган сәясәт нигезендә дә күп кенә кешеләрнең, нигездә эшкә яраклы сау-сәламәт кирләрнең читкә чыгып китүе мәгълүм. Сугышның беренче көненнән үк Татарстан 560 мең кешесен фронтка озата. Моннан тыш, 140 мең ир-егет сугышны Кызыл Армия сафларында каршылый. Авыл ирләрсез кала. Чәчү төгәлләнеп, инде печәнгә төшәргә торган көннәр бу. Эшнең иң кызган чагы. Бөтен эш хатын-кыз, бала-чага һәм картлар җилкәсенә күчә. Эшкә ярардай техника да тиз арада фронтка озатыла. СССР Югары Советының 1941 елның 23 июнендә чыккан указы нигезендә, Татарстан фронтка өч көн эчендә 380 трактор, 209 трактор арбасы, 149 җиңел машина бирергә тиеш була (ЦГА ИПД РТ Ф. 15, оп. 5). Дүрт ел эчендә республиканың автотранспорт паркы 80 процентка кими. Безнең "Берлек колхозындагы бердән-бер машинаны да сугышка алалар. Тракторларда да эшли белүче юк. Шуңа да 1941 елның көзендә хатын-кызларны трактор йөртергә өйрәтү курслары ачыла. Сугыш чорында авыл халкы бөтенләй хокуксыз коллар хәленә төшерелә. Дәүләт фронт өчен икмәк, сөт, ит, йомырка, май, йон, җылы кием-салым таләп итә. Ничек, нинди көч бәрабәренә эшлисе моны? 1942 елның 13 апрелендә СССР Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП (б) Үзәк Комитеты Карары белән хезмәт көне нормасы арттырыла. Бер колхозчы елына кимендә 120 хезмәт көне эшләргә тиеш була. 12-16 яшьлекләр өчен норма 50 көн итеп куела. Ә бит хезмәт көне бер көн эшәүне белдерми, ул эш күләмен исәпләү берәмлеге булып кына тора. Мәсәлән, 2 гектар чөгендер утау бер хезмәт көне булып санала. Балаларга исә, яшенә карап, 0,15 гектардан алып, ярты гектарга кадәр норма кертелә. Яңгыр явамы, кармы — норманы үтәргә кирәк. Үтәмәсәң — алты айга кадәр мәҗбүри-төзәтү эшләре һәм эшләгән икмәгеңнең 25 процентын колхоз файдасына алып калу яный. Норма колхозчыларга гына түгел, хәтта сыерларга да билгеләнә. Язгы чәчүдә, артык ерак булмаган җирләрдән йөк ташуда куллану өчен сыерларны җигәргә өйрәтү кампаниясе башлана. Сыерлар өчен махсус дирбияләр әзерләнә. Бер сыер белән көненә 2-3 гектар җир сөрү яхшы күрсәткеч санала. Кешеләр никадәр генә тырышмасын, нормаларны ничек кенә арттыртырып үтәмәсен, моның өчен аларга берни дә түләнми. 1940 елда бер колхозчыга елына 12 сум 13 тиен түләнгән. Аена 1 сум дигән сүз бу (НА РТ ф. Р-1296, оп. 20). Югыйсә 1940 елда СССРда минималь хезмәт хакы 33 сум итеп билгеләнгән була. Колхоз хезмәт көннәре өчен натуралата түли. Бер хезмәт көненә якынча 400—700 грамм ашлык бирелә. 1940 елдан колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге, яшелчә, бал… Ашарыңа каламы, юкмы, өй тулы балаң ачка тилмереп утырамы — анда берәүнең дә эше юк. Азык-төлек салымыннан тыш, акчалата да салым түлиләр әле. Еллык кереме 700 сумга кадәр булганнар һәр сумының 8 тиенен дәүләткә бирә. Керемең 700 сумнан 1 мең сумга кадәр булса, салым күләме 56 сум, һәм шуңа өстәп, һәр сумның 9 тиене күләмендә түләргә тиеш буласың. Салымнар, чынлыкта, колхозчының фактик кеременә карап түгел (хуҗалыкта үзең җитештергән азык-төлек тә керемнән санала), финанс органнары үзбелдекләнеп куйган тарифлардан чыгып билгеләнә. 1942 елның июнендә Татарстанда авыл хуҗалыгы салымы ике тапкырга арттырыла. Әле бу хакта союз күләмендә карар да чыгып өлгерми. Чынлыкта, бу авыл халкын чын-чынлап талау, ач үлемгә дучар итү була. Салым түли алмаучыларның сыерлары тартып алына. 1941 елның 3 июленнән колхозчыларга табыштан кергән салымга кушып, өстәмә түләтү кертелә. Аны картлар һәм кимендә ике кешесе сугышта булган гаиләләре генә түләми. 1942 елның гыйнварыннан ул хәрби салым дип үзгәртелә. 1945 елга кадәр әлеге салымнан ил казнасына 7,2 млрд сум акча керә. Авыл халкы болай да көч-хәл белән түләгән салымнарга мәҗбүриләп займнар сату өстәлә. Халыкның хәле гаять авырлаша. Моны архивта сакланган, бер баланың сугыштагы әтисенә язган хаты да бик ачык раслый.
(ЦГА ИПД РТ ф. 521, оп. 1.) «Тиздән фашистларны җиңәрбез, яхшырак яши башларбыз» дигән ышаныч кына кешегә көч өсти. Сугыштан соң шәһәрләрне торгызу, промышленностьне аякка бастыру шулай ук авыл халкы җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Салымнар кимеми. Һәр төп алмагач, карлыган, чия, һәр баш сарык, сыер, кәҗә өчен салыйм түлисе. Халык башта бар җитештергән әйберсен сатып, салымнардан котылырга тырыша. Анннан соң үзенә я кала, я калмый. Яз көне утыртырга бәрәңгеләре калмаган кешеләр дә күп була. Хәтта ирләре сугышта үлеп, аларга килгән 56 сум пенсия акчасы да салымнарга кереп китә. Авыл кешесенең хәле бүген дә җиңел түгел Байлангар авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән Нормабаш авылы кешеләреХөсәенов Касыйм Хөсәен улы — 1949 ел, 1950 ел, июль-декабрь. Абдуллин Минемулла Абдулла улы — 1950 елның 31 декабреннән −1954 нче елның мартына кадәр. Гыйльфиева Рәхилә Фәрзетдин кызы — 1969 елның мартыннан 1969 елның июленә кадәр. Абдуллина Мәгъсүмә Абдулла кызы — 1969 елның июленнән 1977 елның июленә кадәр. Димиева Нурия — 1995 елдан Байлангар авыл җирлеге секретаре. ТимерчелекПатша хакимияте Урта Идел буендагы рус булмаган халыкларга тимер эшкәртүне һәм металлдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүне тыю сәбәпле, элеккеге заманнарда тимерчелек кәсебе татарларда артык зур урын биләми. XIX йөз ахырында тимерчелек эшендә Татарстанда 12608 кеше теркәлсә, шулардан нибары 496сы татарлар була. НЭП елларында тимерчелек кәсебе татарлар арасында да, бигрәк тә авыл җирләрендә, тиз тарала башлый. Тимерчелек хезмәтенең үсешенә авыл җирләрендәге үзгәрешләр, аерым алганда колхозлар, җир эшкәртү ширкәтләре төзелү йогынты ясый. Авылга техника кайта, булганын да төзек хәлдә тотарга кирәк була. Колхоз төзелеп берничә ел үтүгә Нормабашта саман кирпеч сугу цехы ачыла. Шул кирпечләрдән тимерче алачыгы төзиләр. Ул үз заманы өчен шактый зур — миче, тимер сандаллары, су саклау өчен зур мичкәсе, башка эш кораллары булган бина иде. Анда армиядән кайткач шактый вакыт Мәннәф абый Чираев эшләде. Бу алачыкка, аның эшләгәнен карарга без, бала-чагалар да җыела идек. Учакның утын көчәйтү өчен куелган күннән эшләнгән күрүкне дә күп бастырды ул безгә. Ул вакытта запчастьлар юк диярлек, кырда, ындыр табагында эшләүче машиналар ватылса, аларның детальләрен төзәтергә тимерчегә киләләр. Авыл халкының да тимерчедә йомышы өзелеп тормый. 1960 еллар башында, колхозлар берләшкәч, авылда тимерчелек бетте. Мәннәф абый комбайнда эшли башлады. Байлангардагы тимерчелектә байтак еллар авылдаш Хәлимулла Фәйзриев эшләде. Ул әле пенсиягә чыккач та Байлангарда шәхси эшмәкәр Мөдәррис Зиннәтуллинның тимерче алачыгында капка-ишекләр өчен тимер детальләр ясады. Авылда колхоз төзелүНормабаш авылында колхоз 1931 елда төзелә. Әлбәттә, бу хәбәрне төрле кеше төрлечә кабул итә, күмәк хуҗалыкка берләшергә атлыгып тормаучылар да күп була. Район вәкилләре, авыл активы шактый гына аңлату эшләре алып барганнан соң 1931 елның язына авылдагы 130 хуҗалыкның 35е колхозга керә. Атлары булганнар атларын, арба-чаналарын, орлыклык ашлыкларын колхозга тапшыралар. Колхоз оештыруда Ганиуллин Габдрәүф, Вәлиуллин Минлегали, Бикмөхәммәтов Фәйзелхаклар башлап йөриләр. Оештыру җыелышында колхоз рәисе итеп Вәлиуллин Минлегали Вәлиулла улы сайлана. Беренче хисапчы Хрис Галиевның бабасы Гали була. Ул русча да яхшы белгән. Беренче елны ук күмәк эшнең нәтиҗәләре күренә. Ашлыктан мул уңыш җыела, дәүләт задаиесе дә үтәлә. Колхозчыларга да хезмәт көненә кило ярым исәбеннән ашлык өләшенә. Әлбәттә, беренче елларда авыр була. Малларны асрарга тораклар юк, баштарак хәтта сыер-атларны колхозчылар үз хуҗалыкларында тоталар. Басуларны эшкәртергә атлар да җитәрлек булмый. Сатып алыр идең, акча кереме аз. Шуннан соң колхоз рәисе Минегали Вәлиуллин Нормабаш белән Байлангар арасындагы комлыкта кипич сугу цехы төзетә. Аның җитәкчесе итеп авылда үзенең гаделлеге, тырышлыгы белән билгеле булган Гаязтин Баһабиев билгеләнә. Анда эшләнгән кирпичләр бик сыйфатлы, нык була. Биредә елга 40 меңнән күбрәк кирпич җитештерелә. Авылга якын үзәнлекләрдән таш чыгару эше җайга салына. Әлеге кирпич һәм ташлардан терлек биналары, тимерче алачыгы, янгыннан саклану җиһазлары торучы сарай һәм башкаларны төзиләр. Арткан кирпич башка колхозларга да сатыла. Кирпич сугу цехы колхозга зур гына табыш китерә. Кирпичкә алыштырып яки сатып атлар, сыерлар, җир эшкәртү өчен эш кораллары алына башлый. 1933 елга инде, күмәк эшләүнең файдасын күреп, авылдагы барлык хуҗалыклар диярлек, хәтта хәлле гаиләләр дә колхозга керә. Һәркем рухланып яңа тормыш төзи. Колхозларга җир мәңгелеккә файдалануга тапшырыла. Әмма бу мәңгелеккә дигәннәре кыска гомерле булып чыкты. 1990 елларда, Советлар Союзы таркалгач, колхозлар бетте. Җирләр кооперативлвр, фермерлар кулына күчте. Хуҗасыз, эшкәртелмәгән басулар да күбәйде. 1934 елда илдә колхозларның Уставы булдырыла. Колхозчы-ударникларның икенче Бөтенсоюз съездында уставларны өч ай эчендә әзерләп, район башкарма комитетында теркәү бурычын куялар. Әлбәттә, күп колхозлар бу срокка сыешмый. "Татнаркомзем"нан килгән вәкилләр «Берлек» колхозында да кимчелекләр табалар. Устав кабул ителеп, район башкарма комитетына бирелсә дә, анда җитешсезлекләрне бетереп, яңадан китерергә кушалар. Уставта, мәсәлән, шәхси хуҗалыкларга җир участогын 0, 5 гектар итеп бирү каралган була. Аны артык күп дип табалар һәм 0,25 гектар итеп калдыруны тәлап итәләр. Ә менә умарта ояларын һәр гаилә Уставта язылганча 10 оя гына түгел, 20 баш тота ала. Тик җирең булмагач ул умартага бал җыярга нәрсә чәчәсең. Уставка кулдан төзәмәләр кертеп РБКна тапшыралар, әмма колхозда аның күчермәсе булмый, моны кимчелек дип табалар. Әлбәттә, колхозлар оештырганда, рәсми документлар төзегәндә тәҗрибә булмау, белгечләр җитмәү дә үзен сиздерә. «Берлек» колхозы барлык күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда бара. Игенчелек, терлекчелеккә генә түгел, кәбестә, чөгендер, кыяр, гәрәңкә кебек яшелчәләр үстерүгә дә зур игьтибар бирелә. Эшләр уңай гына барганда 1937 елның февралендә Минлегали Вәлиуллинны, артта калган колхозны рәтләргә дип, Каенсарга, «Кызыл яшьләр» колхозына рәис итеп күчерәләр. Аннан соң Нормабашка рәис итеп Мәгъсүмә Абдуллина билгеләнә. Ул декабь аена кадәр генә эшләп кала, район башкарма комитетына алалар. 1938 елдан 1940 елга кадәр колхоз рәисе булып Мөгыйнова Миннур эшли. Ул Касыйм Хөсәеновка кияүгә чыккач Минегали Вәлиуллинны яңадан Нормабашка кайтаралар. Ул 1941 елның җәендә сугышка киткәнче эшли. Аннан соң Янсыбы авылыннан Дими Закиров дигән кешене китерәләр. Ул 4-5 ай гына эшли. Рәис итеп яңадан Миннур Хөсәенованы куялар. Ул 1947 елга кадәр эшли. Рәис итеп күп еллар Сәрдәвеч авылындагы колхозны җитәкләгән, аннан Нормабашта бригадир булып эшләгән Шаһабетдин Фәттәховны сайлыйлар. Ул 1950 елга кадәр эшли. Сугыштан кайткач Минлегали Вәлиуллинны Сазтамак авылына председатель итеп сайлыйлар. Аны Гариф Мөхетдинов алыштыра. Ул 1950 елга кадәр эшли. 1950 елда «Туры юл» исеме йөрткән Сазтамак, «Берлек» исемен йөрткән Нормабаш авыллары берләшә. Галиева Фатыйма берләштергән колхозга рәис итеп сайлана һәм колхозга соңрак «Молотов» исеме бирелә. 1954—1958 елларда колхоз рәисе булып Әхмәдиев Барый Һадый улы эшли. 1958 елда Каенсар авылындагы «Кызыл яшьләр» колхозы (рәисе Балыклы авылы кешесе Мәликов Фәйзелхак, агрономы Шакирҗанова Фәния) «Молотов» исемендәге колхозга кушыла һәм колхозның исеме «Маяк» дип үзгәртелә. Соңгы вакытта Нормабаш авылының җирләрен Вахитов исемендәге һәм «Урал» хуҗалыклары эшкәртә. Ындыр табагыСугыштан соң безнең колхозда бер генә түгел, ике ындыр табагы булган. Кабык күперен үтеп Каенсарга таба барганда, чама белән хәзерге буа турысында басу эчендә вакытлы ындыр табагы ясаганнар. Анда зур корылмалар булмаган, яңгырдан ышыклау өчен дип түбәсе салам белән ябылган лапас төзелгән. Ул яктагы барлык ашлыкны шунда ташыганнар, агач көрәкләр белән җилгәреп чүптән аерганнар, киптергәннәр. Бу урып-җыюны тизләтү максатыннан эшләнгән. Урак төгәлләнеп эшләр кимегәч, ат арбаларына куелган тартмаларга төяп ашлыкны колхоз амбарына ташыганнар яисә капчыкларга тутырып Кукмарага элеваторга илткәннәр. Төп ындыр табагы авыл янында, сарык фермасыннан өстәрәк иде. Анда 1965-66 елларда без — мәктәп укучыларына да эшләргә туры килде. Ындыр табагында лапас астында да, ачык һавада да көшел-көшел ашлык. Биредә моторист булып күп еллар Рәшит абый Нәҗмиев эшләде. Тәгәрмәчле, кабинасыз тракторны да ул иярләде. Колхозчыларга хезмәт көненә ашлык биргән вакытларда авыл буйлап ашлыкны да ул таратып йөрде. Арба өстенә малайлар да менеп кунаклыйлар иде. Урып җыю вакытында авылның әби-апалары, яшьүсмер кыз-малайлары, мәктәп укучылары — барысы да ындырда булдылар. Һәр культура дәүләткә заданиегә озатырга, амбарга орлыкка салырга, фуражга калдырырга аерым әзерләнде. Ындыр табагында төрле елларда Җиһаншина Мәсерүрә, Тәгъзимә, Җамалиева Шәрәфелҗамал, Нурсына, Бәдерлехода Гаязовалар, Гайшә, аның кызлары Саҗидә, Зөйтүнә Җиһаншиналар, Нәсимә, Минзәфирә, Рәшидә Фәттәховалар, Рәшидә Җамалиева, Дөрия Гыйльмуллина, Фәтхыя Фатыйхова, Тәнзилә Нәфыйкова, Әлфәния Васыйкова, Гайшә Йөзмиева, Гайшә Хәсәнова, Гадения Каюмова, Хаҗәр Димиева, Фагыйлә Галиева, Әнвәр Юнысова, Гыйззениса, Закирә Хөсәеновалар, Фәридә, Фәйрүзә Салиховалар, Нәсимә, Фагыйлә Хәсәновалар, Зиннәтбану Якупова, Хәтимә Нигъмәтҗанова, Шәмсенур Вәлиева, Нурзия Ганиева, Рәхилә Гыйлфиева һәм башка бик күпләр зур тырышлык куеп эшлиләр. 1970 елларда Байлангарда заманча ындыр табагы төзелгәч, Нормабаш бригадасының ашлыгы шунда кайтарыла башлый. Җитен игүКолхозда сугышка кадәр дә, аннан соң да, зур мәйданнарда булмаса да, җитен дә игелә. Аны үстерү, җыеп алу, эшкәртү шактый авыр, катлаулы хезмәт. Мин белгәндә аны Чурай үзәне янындагы унтугыз, тимер юл казармасы астындагы тугыз гектарлы басуда үстерәләр иде.
Дым җитәрлек булмаган елларда җитенгә су сибүдә авылның күпчелек кешесе катнаша. Яшьләр белән өмәләр оештырыла. Суны Нурминкәдән көянтә-чиләкләр, ат арбасына куелган мичкәләр белән ташып, кулдан эшли торган янгын сүндерү насос ярдәмендә сиптерәләр. Җитен эшкәртү катлаулы эш. Аны кул урагы белән уралар, көлтәләргә бәйләп киптерәләр. Аннан соң чабагач белән сугып орлыгын алалар. Гектардан 7-8 центнер орлык чыкса бу инде әйбәт санала. Орлыгыннан май сыгалар, аны кулинариядә кулланалар, олиф һ.б. күп төрле әйберләр ясыйлар. Ә үсемлеге киндер тукыма, пачас ясаганда, баулар ишкәндә кулланыла. Безнең районда җитенне күбесенчә Янсыбыдагы аркан ишү цехына тапшырдылар. Төрле елларда колхоз рәисләре:
Авылда бригадир булып эшләгән кешеләр:Фәттәхов Шаһабетдин, Хөсәенова Миннур, Җамалетдинов Билалетдин, Җиһаншина Рәшидә, Фәттәхова Гөлсирә, Васыйкова Гөлсәвия, Гыйльмуллин Рафис, Гыйльфиев Хашим, Фәйзриев Хәлимулла, Мостафина Фагыйлә, Закиров Нургали (Каенсардан), Сәләхов Ринат (Байлангардан). Нормабаш авылы терлекчеләре1950 еллар ахырында хәзер яшәүче Рафис Нәҗмиев һәм Фәнил Маниповларның бакча башында саман (салам) кирпич сугу цехы, аның янәшәсендә тимерче алачыгы төзелә. Кирпич сугу өчен комны атлар белән Байлангар белән ике арадагы комлыктан, суны инештән ташыйлар. Саман кирпичтән сарыклар өчен абзрлар эшләнә. Колхозның зур булмаган тавык фермасы да була. Бу чорларда терлек һәм кош фермаларында Шәрәфел, Шәмсекамал, Шәмсенур Җамалиевалар, Хәтимә Нигъмәтҗанова, Хәтимә Зарипова, Җәмилә Хәсәнова, Гөлҗамал Борһанова, Майкамал Хөснетдинова, Минсылу Хөсәенова, Габидә Минһаҗева, Гатикә Закирова, Гадения Каюмова, Минзәфирә Фәттәховалар тырыш хезмәт куялар. Ферма мөдире Шаһабетдин Фәттәхов була. 1957 елда шлак абзар төзелә һәм шунда 7 сыйныф тәмамлап Гыйльфиева Рәхилә, Баһабиева (Хисамиева) Фәүзия, Хөсәенова Зәйтүнә, Ганиева Нурзия, Хәсәнова Фагыйләләр эшкә килә. Сарыкларны силосны таш баздан чиләкләргә тутырып, үлчәп күтәреп ташып ашатканнар. Миннебаев Мәсхүт, Әхмәтшина Тәгъзимә, Бәдертдинов Мөхәррәм, Гыйльфиев Сәүбән, Гыйльфиев Хашимнар бәкедән ат чанасына мичкә куеп су ташыганнар. Аны җылытып сарык караучылар чиләк- көянтә белән ташып эчерткәннәр. Азыкны Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәсәнов Сәмигулла, Гыйльфиев Фәрзетдин, Нәҗмиева Нәҗибәләр ат белән басудан ташыйлар. Җиһаншин Хашим Байлангар авылындагы тегермәндә он тартып ат белән алып кайта Әкренләп авылда сарык фермасы зурая. 1970 елларда шлактан 800 башлык ана сарыклар һәм аңа терәп бәрәннәр абзары һәм читтәрәк, кирпеч баганага агач стена кертеп, хуҗалык ысулы белән 800 башлык сарык абзары төзелә. Уртада утар, аның уртасында ферма өе, читтәрәк 10-15 башлык ат абзары, шуның белән рәттән ундүрт торык буралы ашлык амбарлары һәм бәрәңге базы урнаша. Читтәрәк ферманы су белән тәэмин итүче артезиан коесы казыла, шунда ук малларга бәрәңге пешерү урыны эшләнелә. Һәр абзарга су кертелә. Артезиан коесыннан язгы-көзге юл өзеклекләрендә авыл халкы да файдаланды. Суы тозлы буланлыктан аны күбрәк мал-туарга эчертергә тоттылар. Артезиан коесы белән бәрәңге пешерү цехы бер түбә астында иде. Анда Мисбахетдин Хаҗиев, Дәүләтхан Мирзиев, Хаҗәр Димиевалар эшләделәр. Авылның ир-егетләре кышкы кичләрдә шунда җыелып тормыш, дөнья хәлләре турында гапләштеләр. Без, үсмерләр, кочегар Дәүләтхан абый Мирзиевның «Бәрәңге пеште, егетләр» дигән сүзен көтеп, олылар сүзенә кушылмыйча гына, тыңлап утыра идек. Зур чаңда пешкән бәрәңге бик тәмле булып хәтердә калган. Ул арада атчы Хашим абый белән Сәмигулла абый килеп җитә, алар бәрәнгене чанадагы кисмәкләргә тутырып сарыкларга, атларга алып китәләр. Без дә өйләргә таралышабыз. Нормабаш авылы зираты астында су буендагы фермаларда үрдәк, тавык, ә соңрак дуңгызлар үрчетелде. Аларда Гаязова Бәдәр, Миннебаева Фәсәхәтбану, Вәлиева Шәмсенур һәм Зәбирләр эшләделәр .Соңрак тавыклар сарык фермасы янындагы бер торакта да асралды. Анда Минлегалиева Габидәбану эшләде. Фермада сарыкларга печән-салам, пешкән азык кертүдә Минҗиһан һәм Шәймөхәммәт Хаҗиевлар, Миннемулла Абдуллин, Фазыл Нигъмәтҗановларның хезмәте зур булды. Илдә үзәкләштерү, специальләштерү башланганнан соң, «Маяк» колхозында сарыклар үрчетүне планга кертәләр. Ул вакытта район һәм колхозда сарыкларның баш санын арттыру һәм токымын яхшырту буенча юнәлешле эш алып барыла. Читтән нечкә һәм ярым нечкә йонлы токымлы сарыклар кайтартылып, аларны нәсел тәкәләре белән каплаталар. Икътисадый яктан сарык фермасы ул елларда табышлы эшли алмый. Сарык итенә һәм сарык йонына дәүләт бәяләре бик түбән булды. Дөрес, сарыкның колхозга бөтенләй файдасы булмады дип тә әйтеп булмый. Авылларда төзелешләр барганда, газ, су керткәндә материаллар кайтартуда сарык фермасының ярдәме зур булды. Экспедиторлар, хуҗалык мөдирләре кая барсалар да алдан фермага килеп «хәстәрләнеп» китәләр иде. Сарык карауда 1970—1992 елларда Гаязова Бәдәр, Минлегалиева Мәрфуга, Закирова Закирә, Хаҗиева Таһирә, Галиева Әлфинур, Миннебаева Фәсәхәтбану, Борһанова Гөлсәвия, Хисамиева Гөлфания, Нәҗмиева Нәҗибә, Гыйльмуллина Җүәйрә, Васыйкова Гөлсәвия, Сәләхова Кәүсәрия, Сәйфуллина Нурсына, склад мөдире булып Минлегалиева Банатлар тырышып эшләделәр. 1973—1977 елларда сарык караучы булып Гыйльфиева Равия дә эшли. Шул чорда ул район Советы депутаты итеп сайлана, читтән торып Минзәлә совхоз техникумында укып агроном белгечлеге ала. Сарык көтүчеләре булып Байлангардан Шәрәфи абзый, Фатыйхов Мөхәррәм, Миннебаев Мәсхүт, Каюмов Зөфәр, Гыйльфиев Фәнис, Гыйльфиев Рөстәмнәр эшләделәр. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Һадиулла Хөснетдинов озак вакыт каравылчы хезмәтен башкарды. Кышкы озын кичләрдә авылның ир-егетләре аның янына җыелып сугыш хәлләрен тыңларга яраталар иде. Кайвакыт, мичтә пешкән бәрәңгедән авыз итә-итә, аның сөйләвенә мавыгып төн уртасы җиткәнен дә сизми калабыз. Һадиулла абыйдан соң фермада Майкамал Хөснетдинова, Гатикә Закирова, Зөфәр Каюмовлар каравылчы булдылар. 1990 елда Нормабаш авылында 200 башка исәпләнгән сыер фермасы төзелде һәм Даниядән кара-чуар токымлы 89 баш буаз тана кайтарылды. Анда Нормабаштан, Мөгыйнов Хәйдәр, аның улы Ринат, Сәләхов Райнур, Нуриев Шәмсуллалар эшләделәр. Азык баланслап ашатылды. Таналар бозаулагач арада көнгә 35-40 литр сөт бирүчеләр дә бар иде. Алардан туган тана бозаулар сыер ителделәр, үгезләрнең күбесе нәселле итеп сатылдылар. 1992 елда сарык фермасы бетерелде һәм Гыйльфиева Гөлчирә, Васыйкова Гөлсәвия, Хисамиева Гөлфанияләр сыер саварга килделәр. 100 башлык яңа абзар сафка баскач тудыру бүлеге оештырылды. Анда Мөгыйнова Сания эшләде. Васыйков Гапдрафыйк, Мөгыйнов Мәликләр малларга азык керттеләр. Баш саны 300 якынлашты. 2000 елларда ферма бетте. Хәзер ул биналарда Яниль аграр көллиятенең ярдәмче хуҗалыгы складлары урнашкан. ТимерчеләрЧираев Мәннәф, Фәйзриев Хәлимулла ЭлектрикларМөгыйнов Мөҗип, Абдуллин Таһир, Сәләхов Райнур Эретеп ябыштыручыларФәйзриев Хәлимулла Склад мөдирләреМинлегалиева Банат, Хөсәенова Миннур, Галиева (Хәсәнова) Манзума Колхозның хуҗалык эшләре мөдирләреХөсәенов Касыйм, Сәйфуллин Галимулла, Галиева Манзума, Баһабиев Гарәфетдин. Нормабаш авылыннан "Атказанган колхозчы"ларАбдуллина Мәгъсүмә, Гаязова Бәдәр, Хәсәнов Сәмигулла, Җамалетдинов Билалетдин, Мирзиев Дәүләтхан, Хисамиева Сәрия, Гыйльфиева Гөлчирә, Васыйкова Гөлсәвия, Миннебаева Фәсәхәтбану. Сугыштан соң механизатор булып эшләүчеләрАбдуллин Миннемулла Абдулла улы, 1922, сугыштан кайткач күп еллар комбайнчы булып эшли. Хәсәнова Манзума Гатият кызы, 1927, 1954—1956 елларда тракторда, комбайнда эшли. Баһабиев Сөләйман Харастин улы, 1928, Усадта тракторчылар әзерләү курсларында укый. 1947 елдан 1951 елга кадәр Янил МТСында эшли. Нормабаш, Каенсар һәм башка авылларда тракторчы була. Нәҗмиев Рәшит Газиз улы, 1928, тәгәрмәчле тракторда эшләде. Хаҗиев Мисбах Миннехаҗи улы, 1929, күп еллар «Беларусь» тракторында эшләде. Минлегалиева Шәмсебанат Минлегали кызы, 1929, Янил МТСында комбайнчы була. Минлегалиев Фәйзелхак Минлегали улы, 1930, Янил МТСында тракторчы була. Баһабиев Камил Харастин улы, 1938, 1953 елдан 1957 елга кадәр ЧТЗ тракторында эшли. Чираев Мәннәф Сираҗетдин улы, 1930, башта тимерче була, аннан соң озак еллар үзйөрешле комбайнда эшли. Закиров Миннәхмәт Миннемулла улы, 1942, күп еллар ДТ-75 тракторында эшли Гыйльфиев Сәүбән Фәрзетдин улы, ДТ-75 тракторында эшли. Нигъмәтҗанов Рәхимҗан Фазыл улы, 1948, «Беларусь» тракторында эшли. Нигъмәтҗанов Закирҗан Фазыл улы, 1951, «Беларусь» тракторында эшли. Абдуллин Таһир Миннемулла улы, күп еллар комбайнда эшли. Абдуллин Васил Миннемулла улы, 1965, күп еллар комбайнчы булып эшли. Нәҗмиев Рафис Рәшит улы, комбайнда эшли. Фәйзриев Рафаэль Фидаил улы, тракторда, комбайнда эшли. Мөгыйнов Ринат Хәйдәр улы, ДТ-75 тракторында эшли. Гыйльфиев Айрат Сәүбән улы, ДТ-75 тракторында эшли. ШоферларМиннебаев Зариф, 1937—1938 елларда «Берлек» колхозына кайткан беренче йөк машинасында эшләгән. Сәләхов Гафур Сәләх улы, 1927, сугыштан соң йөк машинасында эшли. Сәләхов Райнур Гафур улы, йөк машинасында эшли. Хаҗиев Мөнир Мисбах улы, йөк машинасында эшли. Мөгыйнов Мәлик Мөҗип улы, ягулык ташу машинасында эшли. Ганиев Ринат Миннәхмәт улы, 1964, «Маяк» колхозында КамАЗ машинасында эшли. Баһавиев Гарәфетдин Фәрхетдин улы, (1938), 1961 елдан Сельхозтехникада, мәктәптә, колхозда шофёр булып эшләде. ТимерьюлчыларНормабаш авылы турысыннан беренче поезд 1916 елда үтә. Ул вакытта рельслар да, паровоз һәм вагоннарның тәгәрмәчләре дә тешле булган. Составлар атна-ун көнгә бер узган, алар бик акрын хәрәкәт иткәннәр. 1930 елларда тимер юлның икенче тармагы салына. Аның Сазтамак, Байлангар, Нормабаш авыллары турысыннан узган өлеше 18 километрны тәшкил итә. Юлны карап тору өчен аерым хәзерлекле кешеләр кирәк булган. Аларны якындагы авыллардан туплаганнар. Эшчеләр өчен тимер юл буена казармалар төзелә. Нормабаш авылыннан ерак булмаган унөченче километрдагы казарманы халык телендә «Гаян» казармасы дип йөрттеләр. Биредә Әглиуллин Мөхәммәтгаян гаиләсе белән яши, сугыш чорыннан 1970 елларга кадәр бригадир булып эшли. Шулай ук бөтен гомерләрен тимер юлда эшләүгә багышлаган Мөхәммәтҗан (1914), аның хатыны Минкамал (1916) Галимҗановалар, аларның уллары Васыйл, киленнәре Сания һәм Нурания Насыйбуллиналар да шушында яшиләр. Кызганыч, 1980нче елларда бу казарма ташландык хәлгә килде, аннан соң бөтенләй җимерелде. 2023 елда Якутиядән кунакка кайткач Нурания Насыйбуллинаның улы Альберт шушы казарма янында: «Менә монда мунча иде. Без менә шушы урында яшәдек» дип нигез ташларын күрсәтеп йөрде. Тимер юл безнең авыл кешеләре өчен яшәү чыганагының бер өлешенә әверелә. Авылдашлар, 1890 елгы Хәбибрахман Рәхмәтуллин, аның улы 1926 елгы Дәүләтхан, Нурания Насыйбуллинаның апасы Разыя (1925), сеңлесе Гөлсәвия (1932), 1901 елгы Хөсәен Хәсәнов, 1907 елгы Хәбибрахман Җиһаншин, 1930 елгы Фәния Хисаметдинова, шулай ук 1909 елгы Гамилә Минһаҗева, 1925 елгы Рәшидә Җамалиева,1952 елгы Миннегөлсем Җамалиева. 1934 елгы Гөлсәвия Борһановалар тимер юлда озак еллар намуслы хезмәт куялар. Зиганшин Гарифҗан Гаделшә улы 1928 ел. Авылдаш Хәйдәр Мөгыйнов (1932) күп еллар тимер юлда бригадир, аның хатыны Әлфәния (1935) билет сатучы булып эшләде. Хәйдәр абый авыл халкын җыеп тимер юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата, яңа килгән, яки вакытлыча эшләүчеләргә инструктажлар үткәрә иде. Сезонлы кыш, яз айларында авылдан күп кеше тимер юлда кар көрәү, канау казу, рельсларны чистарту эшләрендә катнаштылар. Без үзебез дә авылдан унлап яшьүсмер мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда язгы каникуллар вакытында катлаваннарны кардан чистартуда катнаштык. Моның өчен атнага 35-40 сум хезмәт хакы да түләделәр. Бу безнең өчен ул вакытта зур акча иде. Тимер юлның авыл өчен файдасы зур булды. Биредә кешеләр терлекләре өчен печән әзерләделәр, посадкаларны чистаркан вакытта утынын ташыдылар. Тимер юл кая да булса бару-кайту, сәүдә белән шөгыльләнү өчен дә уңайлыклар тудырды. Агач эше осталарыАвыл тормышын балта осталарсыз күз алдына китереп булмый. Борын-борын заманнардан ук безнең авылда да күп булган андый осталар. Алар авылны әйләндереп алган урманнарны кискәннәр, йортлар салганнар, балаларын башка чыгарганнар. Бу авыр эш туганнар, авылдашлар белән берлектә, ярдәмләшеп башкарылган. Безнең авылда колхоз оешкач барлык терлек, ат абзарлары, ындыр табаклары, амбарлар, клуб, мәктәп биналары һәм башкалар авылның үз кешеләре тарафыннан төзелгән. Колхозда эшләр кимегәч, бригада оештырып Киров, Удмуртия якларына да чыгып эшләүчеләр дә булган. Миннәхмәт Ганиев бик күпләрне, үзе бригада оештырып, «шабашкага» йөртте. Алар торак йортлар төзеп кенә калмадылар, совхоз-колхозлар өчен кирәкле бөтен биналарны эшләделәр, түбәсен дә яптылар, ишек-тәрәзәләр дә куйдылар, кирәк булса мичен дә чыгардылар. Кәрәм Минлегалиев, Харис Галиев, Габдрафыйк Васыйков, Шамил Әхмәтшин, Миинәхмәт Гыйльфиев, Мансур Сәйфуллиннар бу эшнең осталары булдылар. Муллахмәт Динмөхәммәтов, Мәннәф Чираевлар авылдашларына йорт, каралты кура эшләгәндә зур ярдәм күрсәттеләр. Мәннәф абый түшәм-идән сайгакларын да оста җәйде. Якутиядән кайткач Әрхәметдин Шәрәфиев агачтан матур итеп тәрәзә рамнары, кашагалар, өстәл-урындыклар, ипи савытлары ясады. Үзләре яши торган йортның тәрәзәләрен, капка-коймаларын калай кулланып бизәде. Башка кешеләргә дә төзү эшләрендә ярдәм итте. Шамил Галимҗановның бар эшкә дә кулы бара иде. Байлангарда Сабантуй була торган җирдә чишмә өен дә ул ясады. Халык1710—1711 елгы сан алу кенәгәсе язмаларыннан күренгәнчә, бу елларда авылда 11 ясаклы крестьян гаиләсе яшәгән. Авылның урнашкан җире хәзерге урыннан өстәрәк, Кабык күпере белән Борылма дип аталган ерганак арасында була. Крестьяннар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.
1771—1773 елларда Нормабаш (Вершина речки Нурмы) авылында 61 ир-ат («ревизская душа») яшәгән, алар ясаклы татарлар булган. Өяз үзәгенә (Мамадышка) кадәр 62 чакрым, Казанга кадәр 100 чакрым дип күрсәтелә 10нчы ревизия язмалары буенча 1862 елда Мамадыш өязенең Нурминкә башы (Нормабаш) авылында 45 хуҗалык исәпләнгән. Аларда 222 ир-ат, 228 хатын кыз яшәгән. Ирләрнең 127се, хатын-кызларның 125е хезмәт яшендә булган. Авыл халкы ясаклы крестьяннардан саналган, нигездә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Биләмәләрдә 225 гектар ашланмый торган, 168 гектар өч басулы чәчү әйләнешле, ашлана торган сөрүлек җирләр исәпләнгән. 19 гектарда үлән үстерелгән. Хуҗалыкларда 85 ат, 23 колын, 40 сыер, 35 бозау, 294 баш сарык һәм кәҗә асраганнар. 7 хуҗалык ат тотмаган. 2010 елгы җанисәп буенча биредә 97 кеше яши. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[6] Һава торышына кагылышлы мәгълүматларОлыларның әйтүе буенча, 1945 елның җәендә көчле гарасат булган, давыл шактый өйләрнең түбәләрен кубарган. 1954 елда көз коры килгән, Яңа елга кадәр кар яумаган. 1950, 1959, 1962, 1966, 1971, 1978, 1981, 1983, 2007, 2020 елларның кышларында яңгырлар яуган. 1965 елның 12-30 гыйнварында температура минус 30-35 градус торган. 1967 елда кыш буе кар яуган, көчле бураннар булган. 1968 елның 16-19 февралендә күп карлар явып, юлда транспорт йөри алмаган. Шул елны 13-14 мартта да буран котырган. 13 март көнне Корса станциясендә тиз йөрешле поездны кар күмеп киткән. 1972 елның җәендә көчле корылык булды, май аеннан бирле берничә ай бер тамчыда яңгыр яумады, кояш эссесеннән баскыч төбендә калган аяк киемнәре аякны пешерер дәрәҗәдә кызалар иде. 1974 елда 12-16 февральдә яз көне кебек булды. Ул елны 30 декабрьгә кадәр кар яумады, җир өсте җәй көне кебек кара булып торды. 1978—1979 елның кышы бик салкын булды, 31 декабрьдә температура хәтта 49-50 градуска кадәр төште. Ул кышны кары да күп булды, 30 апрельдә генә эреп бетте. 1979 декабрендә яуган кар эреп бетте, сулар акты. 1983 елда яз иртә килде, апрельнең бишләрендә 20 градуска якын җылылык булып, җир шытырдап кипкән иде. 1986 елның 5 маенда, 5-6 см кар явып, тәүлек буе торды. 1987 елның 27 сентябреннән 4 ноябрьгә кадәр 37 көн бер тамчы явым булмады һәм унбиш көн тирәсе томан булып торды. Мондый һава торышы 107 елга бер булган. 1994 елның 22-28 мартында көчле бураннар булды. 1995 елда апрельнең уннарыннан 15-20 градуслы җылылык булып, җир тузан чыгарлык булып кипкән иде. 2002 елның 21 маенда 8-10 см кар яуды. Кар авырлыгыннан күп агачларның ботаклары сынып бетте. Бу яуган кар таудагы үзәнле урыннарда 5 июньдә генә эреп бетте. 2004 елның 1 июлендә, кич сәгать 7 дә, көнчыгыштан көнбатышка таба полоса буйлып үткән һәм бер минут тирәсе генә булган давыл вакытында авылдагы берничә хуҗалыкка зыян килде. 2006 елда 20 декабрьгә кадәр кар яумады. 2010 елда 27нче майдан 13нче августка кадәр яңгыр булмады (бер-ике тапкыр берничә минут сибәләп китүен исәпләмәгәндә). 22 июньнән 13нче августка кадәр эсселек 30-35-37 градуслар торды (кайбер көннәрдә бераз төште). 2018 елның язы 2-3 атнага соң килде. Башка елларны җир җиләкләре июньнең 15ләрендә җитешә башласа, бу елны беренче тапкыр җиләкне 8-9 июльләрдә җыя башладык. 2018—2019 елның кышында декабрь, гыйнвар айлары күп карлы, ләкин җылы булды. Бер-ике көн генә 22-23 градус суык булып алды. Февральнең уртасына кадәр салкынлык 5-10 градустан артмады, берничә көн күп кар яуды. 2019 елда май ае эссе булды, җәй салкынчарак килде, дияргә була. Сентябрьдә беренче ике атна җәй көне кебек җылы, кояшлы булды. Уналтысыннан соң салкынча, яңгырлы көннәр башланды. Октябрь башларында 15-18 градуска кадәр җылы көннәр булды, егермеләреннән соң, берничә көн 8-10 градус җылы булып, көннәр әйбәт торды. Ноябрьнең егермеләренә кадәр сентябрь-октябрь айларындагы кебегрәк һава торышы булды. 1 декабрьдә бераз кар явып, җир ак булды, 31 декабрьгә әле 9-10 см гына кар бар иде, шул көнне 15-20 см кар яуды. Бу айда берничә көн 10-15 градус, 30 декабрь иртән 24 градус салкын булды. 2020 елда гыйнварның егермеләренә кадәр салкынлык 3-5 градустан артмады, 15-20 см кар яуды. 16 гыйнварда 4 градус җылылык булды, кич белән яңгыр яуды, элек яуган карларның шактые эреп, урыны-урыны белән кара җирләр чыкты. 17 гыйнварда иртәнге якта гөрләвекләр акты, 3 градус җылы булды, бераз аязды. Нәкъ 50 ел элек, 1970 елның 17 гыйнварында, бу көнне 25-30 градус салкын булуы истә калган. Февраль башларында җылы булды, тугызы көнне 25 градус суык булды да, тагын җылытты. Уналтысыннан алып ай ахырына кадәр минус 5тән плюс 4 градуска кадәр температура торды. Егерме сигезе кич яңгыр яуды, гөрләвекләр акты. Гомумән алганда, бу кыш аномаль җылы булды дияргә була. Һава торышы март башыннан урталарына кадәр 3-4 градус салкыннан 5-8 градус җылыга кадәр булып торды. 12нче мартка урамдагы карның 70 процент тирәсе эреп бетте. Апрель башына кар эреп бетеп, җир кипте. 4 апрельдә 14 градус җылы булды. 21 апрельдә көн буе, җәйге яңгыр кебек көчле яңгыр яуды. Бу елның җәендә яңгыры да, эссесе дә булды. Басуларда җиләкләр ятып җыярлык күп иде. 2020 елның көзе бик әйбәт килде, аяз көннәр күп булды, хәтта октябрь ахырында да чалт аяз, матур көннәр торды. Декабрь башында 10-18 градуслы салкыннар булды. 15ләренә кадәр 12-23-16 градус салкыннар торды. Кар 10 см тирәсе булды. 26-27 декабрьдә 15-20 см кар яуды. 2021 елның башындагы 10 көндә 3-10 градус салкынлык булды, 10 гыйнварда минус 6-7 градус, көне буе көчле буран булды, 25-30 см кар яуды. 13ендә төнлә урыны белән 35-40-43 градус салкын булды. 16сы көнне тагын буран. 25 гыйнварда 2 градус җылы булды. 5 февральдә 3 градус җылы булды, каты гына яңгыр яуды. Шуңа да карамастан, бу елгы кыш чын кышка охшаган иде. 13 февральдә Мәскәүдә айлык норманың 70 проценты күләмендә кар яуды. Бездә 1 градус җылы булды. 2022 елның җәен бер елныкы белән дә чагыштырып булмый. Коры көннәре дә, яңгыры да мулдан булды. Җиләк күп иде. Игеннәрдән моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алынды. Ноябрь ахыры, декабрь башында аз гына кар төшеп, аннан җылытты, яңгыр яуды. Басуларны боз элпәсе каплады. Чәчелгән кырларда тракторлар белән бозны ваттырып йөрделәр. 10-12 декабрьдә күп итеп кар яуды. Юлларда транспорт йөри алмады. Бу көннәрдә Яр Чаллы якларында кар яумады, басулар кара иде. Декабрь ахырыннан гыйнварның унысына кадәр 40 градуска җиткән салкыннар булды. 2023 елның гыйнвар аенда, февраль башында кар-буранлы көннәр берничә генә булды. Басуларда кар калынлыгы-20-30 сантиметрдан артмады. Температура 8-12 градус салкын булды. Февральнең 27 сендә 0 градус иде. Мартның уннарында 3-5 градус җылылы булды, җәй эссе килде, яңгыр июль уртасында гына яуды. Август-сентябрь айларында явым-төшем аз булды. Игеннәрдән башка елларга караганда яртылаш кына уңыш алынды. 2024 елның гыйнваре салкын килде, 39 градуска җиткән көннәр булды. Өч көн тоташ бик күп кар яуды, аннан соң да явымлы көннәр булды. В. Поляны -Кукмара арасында, Корса станцияләрендә поездлар да туктап торды. Трассаларны кар күмеп китеп, юлларны яптылар. Урамнарда койма биеклеге кар иде. Кышның мондый карлы булуын өлкән буыннар да хәтерләмиләр. Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia