Иштуган (Кукмара районы)
Иштуган — Татарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл. Халык саны — 94 тирәсендә. Почта индексы — 422123. ГеграфияШәһәр тибындагы Кукмара посёлогыннан 25 км көнбатыштарак, Бөре елгасының югары агымы буенда. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3] ТарихXVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда Иштуган Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. 1860-елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, йон тетү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Иштуганда вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Кенә-Юмья авылы җирләрен дә кертеп) 1306 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостенда; 1920 дән ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Кукмара, 1963 нең 1 февраленнән - Саба, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): арлар. ИкътисадХалкының төп шөгыле - кырчылык. ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia