Нурмый Шәрипов
Нурмый Шәрипов, Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (1925 елның 15 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй вулысы, Казаклар — 1944 елның 27 июле, ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы) — Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты. Тәрҗемәи хәле1925 елның 15 февралендә[1] ТАССР Чаллы кантоны Нөркәй вулысы (1935-1959 Ворошилов районы, 1959-1984 Сарман районы, хәзерге Тукай районы) Казаклар авылында туган. Әтисе Хәләфетдин (1895-1969), әнисе Раузателҗинан (1896-1974), абыйсы Мөхәмәтдин, апасы Хәдичә, энесе Минһаҗелгабидин, энесе Фалих (1937).[2]
1943 елның февралендә армиягә алына. I Украина фронты, 3- гвардия танк армиясе, 6- гвардия танк корпусы, 53- гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша, Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. БатырлыгыКукизув авылы янында ул, беренчеләрдән булып, Лопушанка елгасын кичә, дошман траншеясына бәреп керә һәм пулемет расчетын юкка чыгарып, алман офицерын әсир итә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Н. Шәрипов кулга төшерелгән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата. 1944 елның 27 июлендә һәлак була. Кабере Украинаның Львов өлкәсе Бонюнин авылы зиратында. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Галерея
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia