Олы Карамалы
Олы Карамалы — Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл. Халык саны — 145 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422830. ТарихАвыл бик борынгылардан Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Кармалы дип тә йөртелә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязенең Богородский волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны - Тәтеш районы составында. 1930 нчы елның 10 нчы августында Кама Тамагы, 1963 нче елның 1 нче февралендә Тәтеш, 1965 нче елдан Кама Тамагы районнарында. XVIII гасырдан - XIX нчы гасырның 1 нче яртысына кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнелгән. Дин тоту буенча халык мөселманнарга һәм православие динендәгеләргә бүленә. 1859 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет булган. Мәчет каршында зур мәдрәсә була, 1911 елда 4 нче класслы рус-татар училищесы итеп үзгәртелә. 20 гасыр башында авылда 5 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак кибет эшли. Бу чорда авыл общинасының җир биләмәсе 1012,8 дес. тәшкил иткән[2]. Географик урнашуТатарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән 119 км, район үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсеннән көнбатышка таба 11 км ераклыкта урнашкан. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[4] Авылда туган күренекле кешеләр
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia