Кәримулла Исмаев
Кәримулла Исмаев, Кәримулла Хөснулла улы Исмаев, рус. Исмаев Каримулла Хуснуллович (1898-1978) — ТАССР ХКШ рәисе (1928-1930). ВКП (б) әгъзасы (1918 елдан). Тәрҗемәи хәле1898 елның 24 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе Богородск вулысы (хәзерге Кама Тамагы районы) Иске Карамалы авылында туган. Татарча да, русча да укый-яза белүче әтисе 6 малаена, 2 кызына башлангыч белем бирә алган. Кәримулла Тәтеш шәһәрендәге рус-татар училещесын тәмамлаган (1917). Октябрь инкыйлабыИнкыйлабны патша армиясе солдаты К. Исмаев Тәтеш гарнизонының инкыйлаби солдат комитеты рәисе иптәше вазифасында каршылый. Крестьян һәм солдат депутаталарының өяз шурасының беренче утырышында Вакытлы хөкүмәтнең комиссарын һәм земский управа рәисен кулга алу һәм шәһәрдән сөрү яклы була. 1918 елның июнендә Тәтештә шураларга каршы фетнә кузгалгач, К. Исмаевны шәһәр коменданты һәм өяз-шәһәр милициясе башлыгы итеп билгелиләр. Шуралар кушуы буенча, шәһәрдә байлар катлавын экспроприацияләү уздыра. Ак чехлар Тәтешне алгач, К. Исмаевны тере яки үле килеш китергән кешегә зур бүләк вәгъдә ителә. 1918 елның сентябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, К. Исмаев өяз шурасының мөселман бүлеге мөдире һәм «Хәбәрләр» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. Декабрь аенда Гадәттән тыш комиссиядә (рус. ВЧК) эшли башлый. 1919 елның апрелендә, Колчак гаскәре Казанга якынайган көннәрдә, Кызыл Армиягә языла. 1919-1920 елларда Тәтеш өязе, 1920-1921 елларда Буа кантоны башкарма комитеты рәисе. ТАССР төзелүТАССР төзелгәч, 1921 елның языннан, фирка губкомы тәкъдиме буенча, К. Исмаев, Казанга күчеп, Татарстан кооперациясе оешмасын (рус. Татсоюз) җитәкли. 1923 елның октябреннан Бохарада, Бохара халык шуралар җөмһүриятендә кооперация эшен оештыруда катнаша[2].
Сәяси золым![]() Алтай краена сөрелә. Печора шәһәренә конвой белән китерелә[4].
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia