Олы Ыктамак
Олы Ыктамак (баш. Оло Устьикин, Оло-Ыҡтамаҡ, рус. Большеустьикинское) – авыл, Башкортстан Республикасы Мәчетле районының һәм Олы Ыктамак авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 7839 (2010), 8591 кеше (2021).[3] Почта индексы — 452550. Телефон коды: +7 34770. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80242815001. [4] Авыл атамасы елга исеменнән (гидронимнан) алынган. УрнашуыАвыл Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Караидел елгасының сулъяк кушылдыгы булган Әй елгасының түбән агымында, уң ярда урнашкан. Авыл янында Ык елгасы Әй елгасына кушыла. [5] Елга агымын көйләү өчен Олы Ыктамакта сусаклагыч төзелгән. ТранспортАвыл җирлеге территориясе буенча республика әһәмиятендәге Мәсәгут ― Олы Ыктамак ― Екатеринбург, Әчет ― Кропачёво, Олы Ыктамак – Яңа Балакатай автомобиль юллары уза. Автобус маршрутлары: Уфа ― Олы Ыктамак – Екатеринбург; Уфа ― Олы Ыктамак ― «Карагай» шифаханәсе. Якындагы тимер юл станцияләре 105 км (Свердловск өлкәсе территориясендә Красноуфимск (Кызылъяр) шәһәрендә) һәм 130 км (Чиләбе өлкәсе территориясендә Сулея (Силия) станциясе) ераклыкта урнашкан. [6] Тарих1800 ел Олы Ыктамакка (әүвәлге исеме ― Устьикинское, Ыктамак) [7] нигез салынган ел дип санала. 1800 елның 1 декабрендә Пермь губернасы Көңгер өязеннән күченүче Самоил Окулов һәм Семен Редькин Кошчы волосте башкортлары белән Әй елгасы буендагы җирләрдә урнашу турында килешү төзегән. Күчеп килүчеләр җирдән файдаланган өчен 500 сум һәм 40 ел дәвамында ел саен 40 сум түләргә тиеш булган. 50 хуҗалыктан торган яңа авыл атамасын Ык елгасы исеменнән алган: Большеустьикинское (Олы Ыктамак). 1812 елда ― 89 хуҗалыкта 549 кеше, 1834 елда — якынча 800, 1859 елда — 1430 кеше, 1870 елда ― 248 хуҗалыкта 1574 кеше, 1920 елда — 403 хуҗалыкта 2388 кеше яшәгән. [8] 1830-1832 елларда авылда чиркәү төзелгән. [9] Ырынбур хәрби губернаторы ярдәме белән рус крестьяннары яшәгән җирләренең тулы хуҗаларына әйләнә. 1847 елда җирләрне яңадан бүлү нәтиҗәсендә авылдагы ир-атлар җан башына 15 дисәтинә җир алалар. XX гасыр башына авыл үзгәрә: ул зурая, кирпечтән, шулай ук агачтан салынган матур йортлар барлыкка килә. 1873 елда авыл халкы акчасына мәктәп (ике класслы училище) төзелә. Беренче укытучы Дмитрий Васильевич Лукин була. 1900 елда авылда 7 тегермән, 7 сәүдәгәр булган, алар бакалея, мануфактура, игенчелек кораллары саткан. Эре сәүдәгәрләр ― Городецкий, Крючков-Кузьмин, Попов, Дюков, Прибылев һәм башкалар пәйда була.[9] 1904 елда бөтен волостька хезмәт күрсәтүче кредит җәмгыяте барлыкка килә. 1909 елда аның әгъзалары саны 1088 кешегә җитә, әйләнештәге капитал 82,1 мең сум тәшкил итә. Авылда 4-6 ат тотылган почта конторасы эшләгән, 1917 елда бер чыбыклы телефон линиясе барлыкка килә, почта-телеграф конторасы булдырыла, штатта ике телеграфистка тотыла. 1917 елга кадәр авыл ― Уфа губернасы Златоуст өязе Олы Ыктамак волосте үзәге. 1918 елның 27 февралендә Олы Ыктамак авыл советы төзелгән. 1918 елда авылда, беренчеләрдән булып, хезмәт коммунасы төзелгән булган. 1930 елның 20 августында Башкортстан АССРда барлыкка килгән Мәчетле (1932 елга кадәр Дуван-Мәчетле) районының административ үзәге (1935 елдан; аңа кадәр район үзәге: 1930-1932 елларда Дуван-Мәчетледә, 1932-1935 елларда Ләмәзтамакта булган). 1963-1965 елларда ― Балакатай һәм Мәчетле районнарын берләштереп ясалган Балакатай районының административ үзәге. 1969 елда колхозара «Сосновый бор» (хәзерге «Карагай») шифаханә-профилакторие оештырылган. 2010 елда авылда Мәчетле районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчете (Наил хаҗи исемендәге мәчете) ачылган. [7] [10] Халкы
Милли составХалык саны буенча башкортлар, татарлар һәм руслар өстенлек итә. [14] 2002 елгы җанисәп буенча — башкортлар (43,2 %), руслар (32,2 %) [15] Оешмалар![]()
Шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia