Ольга Левадная
Ольга Георгий кызы Левадная (рус. Ольга Георгиевна Левадная; 05.12.1962, Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, БиографиясеОльга Георгий кызы Левадная 1958 елның 2 июнендә Украинаның Сумы өлкәсе Сумы шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.[3] Аның әтисе ягыннан бабасы Сумы машина төзү заводында эшләгән, сугыш елларында предприятие белән бергә Кемеровога эвакуацияләнгән, 4 ел буе фронт ихтыяҗлары өчен заказлар үтәгән. Әнисе ягы Новосибирск өлкәсеннән, бабасы сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1943 елда Курск дугасындагы сугышта һәлак була. Леваднаяның балачагы бер-берсеннән нык аерылып торган күп кенә шәһәрләрдә уза. Бер ел Украинада яшәгәннән соң, гаилә Венгриягә күченә.[3] 1970 елда гаиләсе белән Казанга күченеп киләләр, әтисе Кремльдә полкның кораллану начальнигы вазыйфасын ала,[3] башта урта мәктәпне, 1978 елда Казан индустриаль—педагогика техникумын тәмамлый.[4] Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Казан шәһәренең Мәскәү РК ВЛКСМДА статист булып башлый. 1979—1980 елларда — «Вечерняя Казан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Аннары 6 ел дәвамында «Подарки» кибете администраторы, 1988—2000 елларда Казан шәһәренең Мәскәү районы ЗАГС хезмәткәре булып эшли.[4] 1988—1992 елларда Казанның иҗат яшьләре Советы Рәисе эшендә булыша.[4] Хәзерге вакытта Казанда яши һәм эшли.[4][5][6][7] Китаплары
Бүләк һәм премияләре
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia