Орион йолдызлыгы
Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; лат. Orion) — күк йөзенең экватор йолдызлыгы. Бу йолдызылыкта 0 нчы дәрәҗә зурлыктагы ике йолдыз, 2 нче дәрәҗә — 5 йолдыз, 3 нче дәрәҗә — 4 йолдыз бар, өстәвенә кайберләре үзгәрмә йолдызлар булып торалар. ЙолдызларОрион α — Бителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاء ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»[1][2], монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла; рус. Бетельгейзе), ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак. Орион β — Риҗел (гарәп. رجل الجبار риҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»[3]; рус. Ригель), +0,18 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак. Орион γ — Беллатрикс (лат. Bellātrix — «сугышчы хатын»), +1,64 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез. Орион δ — Минтака (гарәп. منطقة минтақа — «билбау»[4]), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә. Орион ε — Әлнизам (гарәп. النظام ән-низам — «энҗе җебе»; рус. Альнилам), +1,69 йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә. Орион ζ — Әлнитак (гарәп. النطاق ән-нитақ — «кушак»; рус. Альнитак), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Орион κ — Сәеф (гарәп. سيف сәеф — «кылыч»[5], Орионның кылычы күздә тотыла; рус. Саиф), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез. Тарих һәм исемнәрӘл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ὠρίων исемене гарәп теленә «җәббар» һәм «җәүза» сүзләре белән тәрҗемә иткән[6]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар (иске тат. جبار) гарәп исеме да кулланды[7], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый. Сурәтләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia