Покачи җәмигъ мәчете
Покачи җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Покачи) ― Россия Федерациясенең Хант-Манси — Югра автономияле округы Покачи шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында. 2010 елда татарлар шәһәр халкының (17 171 кеше) 7,55% ын (1 296 кеше), ләзгиләр 5,46% ын (937 кеше), комыклар 2,70% ын (463 кеше), азәриләр 2,49% ын (428 кеше), башкортлар 2,48% ын (425 кеше), чеченнар 2,36% ын (405 кеше), даргиннар 1,65% ын (285 кеше), аварлар 0,60% ын (103 кеше) тәшкил иткән[1]. ТарихМәчет 2002 елда файдалануга тапшырылган. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында 2012 елның 10 апрелендә теркәлгән[2]. Мәчетнең тышкы беренчел кыяфәте башка төрле, үзенчә нәфис һәм матур булган, әмма мәчетнең сыйдырышлылыгы 100 кешедән артмаган, хатын-кызлар өчен намаз уку урыны бөтенләй каралмаган[3]. 2013―2016 елларда «Лукойл»[d] нефть компаниясенең финанс ярдәме белән мәчет реконструкцияләнә. Сыйдырышлылыкны арттыру максатыннан, янкорма ясаганнар, керү юлын үзгәрткәннәр, хатын-кызларга намаз уку бүлмәсе булдыру өчен өстәмә кат төзегәннәр, тәһарәтханәләр җылытылгаган. Реконструкциядән соң мәчетнең сыйдырышлылыгы 500 кеше була, шулай ук аның тышкы һәм эчке кыяфәте үзгәрә. Покачи мәчете өчен михраб махсус заказ белән ясатылган[3]. 2022 елда уздырылган Җәмигъ мәчетен ремонтлау ― «Лукойл» компаниясе һәм Югра хөкүмәте хезмәттәшлеге нәтиҗәсе [4]. 2022 елның октябрь аенда Покачи шәһәре мөселманнары мәчетнең егерме еллыгын билгеләп үтә. Юбилейга чираттагы реконструкция тәмамланган. Мәхәллә бәйрәме Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында үткәрелгән. Тантанада Дагстан мөфтияте вәкилләре дә катнашкан. Покачи шәһәре Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәме белән туры килгән [5]. БинаМәчет архитектурасында манара аеруча аерылып тора. Төзелештә «Лукойл» нефть компаниясе нефтьчеләре катнашканга күрә, төзелешне тизләтү өчен, алар манара өчен торба[d] тәкъдим иткәннәр[3]. Җитәкчелек
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia