Астрономия (нөҗүм гыйлеме, грек. αστρονομία, αστρον — йолдыз һәм νόμος — канун) — күк йөзендә урнашкан барлык системаларны өйрәнгән фәнне һәм белем өлкәсен белдергән термин.
Астрономия Кояшны, Кояш системасындагы планеталарны һәм аларның иярченнәрен, астероидларны, кометаларны, метеоритларны, планет-ара матдәне, Кояш системасынан тышындагы планеталарны, томанлыкларны, галактикаларны һ.б. өйрәнә.
|
|
Шәхес
Клавдий Птолемей (87 — 165) — борынгы грек астрономы, математик, географ, оптик.
Тормышының күп өлешен ул Рим империясенә кергән Александриядә уздыра. Птолемейның төп әсәре «Математик система» дип атала. Математик система 13 китаптан тора һәм безнең көннәргә гарәп тәрҗәмәсе аша Әлмагест яки әл-Мәҗис исеме белән килеп җитә. Бу китапта антик чор астромнарының белемнәре системга кертелә һәм гомумиләштерелә.
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Рәшит Али улы Сюняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Русия фәннәр академиясе академигы, академиянең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШның Милли фәннәр академиясе әгъзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү физика-техник институты профессоры. Алманиядә Мюнхен шәһәрендә урнашкан Людвиг-Максимилиан университетының һәм Татарстанда Казан университетының шәрәфле профессоры.
|
|