Татар Википедиясе

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 942
Битләр саны 832 922
Үзгәртүләр саны 4 451 190
Теркәлгән кулланучылар 56 210
Актив кулланучылар 67
Идарәчеләр 7
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 942 мәкалә бар, 6851 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган. һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган..

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 642 937 3 348 036 43 558 35 655 407 1 698 289 5445 23 188.5
2 tt Татар 2003 502 942 832 922 6851 4 451 190 56 210 67 7 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 186 579 269 477 1 576 016 56 580 87 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 294 195 1 105 586 3950 5 487 228 186 873 330 10 37.8
5 kk Казакъ 2002 239 774 651 093 8487 3 487 030 167 045 203 14 15.8
6 az Азәрбайҗан 2004 206 187 620 941 14 847 8 236 480 313 637 867 12 53.7
7 ky Кыргыз 2002 76 017 109 668 2681 516 654 43 910 66 3 0.9
8 ba Башкорт 2005 63 889 183 760 1430 1 284 514 44 724 63 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 57 782 119 491 530 856 537 37 785 51 2 8.2
10 crh Кырым-татар 2008 29 583 57 169 0 237 981 44 127 41 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 655 53 376 1765 418 704 27 230 32 4 32.1
12 tk Төрекмән 2004 6964 17 273 332 263 823 31 406 32 4 33.5
13 ug Уйгур 2012 9589 16 913 0 172 228 24 188 29 1 5.9
14 gag Гагауз 2010 3017 7827 0 74 634 15 772 24 1 24.2
15 krc Карачай-балкар 2010 2569 16 478 0 118 697 11 422 13 2 211.2
16 kaa Каракалпак 2006 10 350 22 625 72 136 813 14 115 46 4 8.5
17 tyv Тыва 2013 3701 13 806 0 50 100 10 293 13 1 27.1
18 alt Алтай 2021 1101 6877 0 47 855 3901 14 2 191.5


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз


Тышкы сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya