Протопланета![]() Протопланета — протопланета дискындагы эчке эрү чорын узган зур планета яралгысы. Эчке эрү барышы өслек астындагы катламнар дифференцияциясенә (бүленешенә) китерә. Әлеге күк җисемнәре километр зурлыгындагы планетезимальләрдән барлыкка килә. Планетезимальләр үзара тартышып һәм бәрелешеп, протопланетаны булдыра. Планеталар формалашу теориясе буенча протопланеталар бер-берсе орбиталарына тәэсир иткәннәр, нәтиҗәдә бәрелешкәннәр һәм эре планеталарны булдырганнар. Баштагы протопланеталарда күп радиоактив элементлар булган, вакыт белән алар таркалганнар. Таркалудан һәм гравитацион басымнан чыгарылган җылылык протопланеталар эчендәге катламнарны эреткән һәм планеталарга әйләндергән. Эретелгән катламнарда авыр элементлар планета үзәгенә төшкән, ә җиңел элементлар планета өслегенә күтәрелгән. Әлеге процесс гравитацион аеру (дифференлаштыру) дип йөртелә. Метеоритларны өйрәнү кайбер астероидларда гравитацион аеру булганын күрсәтә. Кояш системасыКояш системасында планетезимальләр бәрелешләре берничә йөз планета яралгысын булдырган. Әлеге яралгылар Церера һәм Плутонга охшаш булган, аларның массасы 1022 — 1023 кг, ә диаметры берничә мең километр тәшкил иткән. Йөзләр миллион ел дәвамында планета яралгылары бер-берсе белән бәрелешкәннәр, нәтиҗәдә зурлыклары арткан, ә саны кимегән. Калган планета яралгылары чын планетага берләшкән. Бик зур бәрелешү теориясе буенча Кояш системасының баштагы тарихында фараз ителгән Тейя протопланетасы Җир белән бәрелешү нәтиҗәсендә Ай иярчене барлыкка килгән. Кояш системасында өч калган протопланета - Церера, (2) Паллада һәм (4) Веста сакланган. Протопланеталарга шулай ук Койпер билбавының кәрлә планеталары карый. Җирдә тимер метеоритлар табылганга күрә астероидлар билбавында металлик төшле протопланеталар булган, ә аларның җимерелүе әлеге метеоритлар барлыкка килүенә китергән. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia