Тимер |
 |
Бәйле хәвеф-хәтәр |
отравление железом[d] |
Ачыш датасы |
5 тысячелетие до н. э. |
Илиминт симвылы |
Fe[1] |
Химик фурмула |
Fe[2] |
SMILES фурмуласы |
[Fe][2] |
Атым саны |
26[1] |
Электронная конфигурация |
[Ar] 3d⁶ 4s² |
Иликтер кирелеге |
1,83 |
Ионный радиус |
0,63 ангстрем[3], 0,61 ангстрем[3], 0,92 ангстрем[3], 0,49 ангстрем[3], 0,55 ангстрем[3] һәм 0,78 ангстрем[3] |
Әчеләнү дәрәҗәсе |
2 һәм 3 |
Магнитное упорядочение |
ферромагнетизм[d] |
Җылы үткәрүчәнлек |
84 Вт/(м·K)[4] |
Тыгызлык |
7,874 кубик смга ... грамм |
Эрү температурасы |
1538 °C[5][6] |
Кайнау ноктасы |
2861 °C[5] |
IMA Mineral Symbol |
Fe[7] |
Relative permeability |
200 000 |
Воплощённая энергия |
25 мегаджоулей на килограмм |
Нинди таксонда бар |
F. vulgare[d][8], P. aequatorialis[d][9], A. gummifera[d][10], A. versicolor[d][10], A. rubifolius[d][10], Artemia salina[d][11][12], B. zanguebarica[d][10], B. cathartica[d][10], C. africana[d][10], E. lancifolia[d][13][14], T. cacao[d][15], T. rhomboidea[d][10], A. cissampeloides[d][10], Lannea schweinfurthii var. stuhlmannii[d][10] һәм I. cicadae[d][16] |
Дәвалау өчен кулланыла |
Железодефицитная анемия[d][17] һәм Гипохромная анемия[d][17] |
Масса |
55,845 ± 0,002 м.а.б.[18] |
Тимер Викиҗыентыкта |
Тимер (лат. Ferrum, Fe) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 26.
Тимернең гади матдәсе (CAS-номеры: 7439-89-6) — җиңел чүкелүчән, ак төстәге, югары реакцион мөмкинлеге булган металл. Тимер югары температурада һәм югары дымлылыкта тиз коррозияга бирешә. Саф тимер янмый, ә вак дисперсия хәлендә үзеннән-үзе янып китүчән.
Шулай ук тимер дип тимер эретмәләрен (0,8 %-ка кадәр катнашма) әйтәләр. Катнашмалар тимергә йомшаклык һәм сыгылмалылык бирәләр. Гамәлдә тимер белән углерод эремәсе: корыч (1,14 %-ка кадәр), чуен (2,14%-тан күбрәк) һәм составында хром, марганец, никель булган тутыкмый торган (легирланган) корыч кулланалар.
Барлык үзенчәлеге дә тимерне кешелек өчен 1-енче санлы металл итә.
Тәбигатьтә тимер саф хәлдә тимер-никель метиоридларында гына очрый. Җир кабыгында таралуы буенса — 4,65 % (4-енче урын O, Si, Al-дан калышып[19]). Җир төшенең зур өлеше тимердән тора дип исәпләнә.
Тимер минераллары
Тимер Җир кабыгында киң таралган. Бу металл бик күп руда һәм минераллар составына керә: кызыл тимер рудасы (красный железняк,гематит, Fe2O3; 70 % Fe), магнитлы тимер рудасы (магнитный железняк, магнетит, FeFe2O4, Fe3O4; 72,4 % Fe), көрән тимерташ (бурый железняк, лимонит, (гётит) һәм гидрогётит (FeOOH и FeOOH•nH2O).
Тәбигатьтә тимер сульфиды пирит FeS2 (күкерт һәм тимер колчеданы) очрый.
Тимер рудасы запасы буенча Рәсәй беренче урында. Диңгез суында тимер — 1×10−5—1×10−8 %.
Башка еш очрый торган минераллар[20]:
- Сидерит — FeCO3 —35 %. Тыгызлыгы 3 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 3,5—4,5.
- Марказит — FeS2 — 46,6 % тимер бар. Тыгызлыгы 4,6—4,9 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5—6.
- Лёллингит — FeAs2 —27,2 % . Тыгызлыгы 7—7,4 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5—5,5.
- Миспикель — FeAsS —34,3 %. Тыгызлыгы 5,6—6,2 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5,5—6.
- Мелантерит — FeSO4•7H2O —Тыгызлыгы 1,8—1,9 г/см³.
- Вивианит — Fe3(PO4)2•8H2O — тыгызлыгы 2,95 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 1,5—2.
Болардан башка составында тимер булган минераллар:
- ильменит — FeTiO3
- магномагнетит — (Fe, Mg)[Fe2O4]
- фиброферрит — FeSO4(OH)•4,5H2O
- [ярозит — KFe3(SO4)2(OH)6
|
- кокимбит — Fe2(SO4)3•9H2O
- рёмерит — Fe2+Fe3+2(SO4)4•14H2O
- графтонит — (Fe, Mn)3(PO4)2
- скородит — Fe3+AsO4•2H2O
|
- штренгит — FePO4•2H2O
- феялит — Fe2SiO4
- альмандит — Fe3Al2[SiO4]3
- андрадит — Ca3Fe2[SiO4]3
|
- гиперстен — (Fe, Mg)2[Si2O6]
- геденбергит — (Ca, Fe)[Si2O6]
- [эгирин — (Na, Fe)[Si2O6]
- шамозит — Fe2+4Al[AlSi3O10](OH)6•nH2O
- нонтронит — (Fe3+, Al)2[Si4O10](OH)2•nH2O
|
Алу
Сәнәгатьтә тимерне тимер рудасыннан, гематит (Fe2O3) һәм магнетиттан (Fe3O4) алалар.
Рудадан тимерне аерып алуның бер ничә ысулы бар. Иң киң таралганы домна мичендә.
Җитештерүнең беренсе этабы — домна мичендә тимерне 2000 °C-та кайтару. Өстән тимер рудасы һәм флюс (известняк) бирелә, ә астан җылы һава агымы бирелә .
Мичтә, кислород җитешмәгәндә, кокс углерод монооксидына кадәр оксидлаша:

Үз чиратында углерод монооксиды тимерне кайтара. Реакция тизрәк үтсен өчен җылытылган угар газны тимер оксиды(III) өстеннән үткәрәләр:

кушылган флюс оксидка таркала һәм руда составындагы кремний белән кушылып шлак барлыкка килерә. Шлак мичтә эри, ул тимердән җиңелрәк һәм эрегән тимер өстеннән аерып алып була. Домна мичендә алынган тимер эретмәсендә углерод бик күп була. Алынган чуен алга таба эшкәртүгә китә.
Мартен мичләрендә артык күкерт һәм фосфордан тимер эретмәсен тазарталар.
Электр мичендә легирланган корыч алалар.
Тимерне водород белән кайтару ысулы бар. Тимер рудасын ваклап, махсус балчык белән бутыйлар. Шахта мичендә метан конверсиясе үткәрәләр. Водород оксидлашу-кайтарылу реакциясендә тимерне кайтара.
,
Бу ысулда тимер үөкерт һәм фосфор белән пычранмый.
Саф тимерне тозлардан электролиз белән алалар.
Шулай ук карарга мөмкин
Чыганаклар
- ↑ 1,0 1,1 Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
- ↑ 2,0 2,1 IRON
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 (unspecified title) — ISBN 0-8493-0485-7
- ↑ (unspecified title) — ISBN 978-4-621-08292-8
- ↑ 5,0 5,1 CRC Handbook of Chemistry and Physics. 81st Edition / мөхәррир David R. Lide, Jr. — Бока-Ратон: CRC Press, 2000.
- ↑ CRC Handbook of Chemistry and Physics / W. M. Haynes — 95 — Boca Raton: CRC Press, 2014. — ISBN 978-1-4822-0868-9
- ↑ Warr L. N. IMA–CNMNC approved mineral symbols // Mineralogical Magazine — Cambridge University Press, 2021. — ISSN 0026-461X; 1471-8022 — doi:10.1180/MGM.2021.43
- ↑ Zhu M. Effect of oral administration of fennel (Foeniculum vulgare) on ciprofloxacin absorption and disposition in the rat // J. Pharm. Pharmacol. — Wiley-Blackwell, 1999. — ISSN 0022-3573; 0373-1022; 2042-7158 — doi:10.1211/0022357991777218 — PMID:10678493
- ↑ Koziol M. J., Pedersen H. B. Phytelephas aequatorialis (arecaceae) in human and animal nutrition // Econ. Bot. — Springer Science+Business Media, 1993. — ISSN 0013-0001; 1874-9364 — doi:10.1007/BF02907355
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 10,7 10,8 Omolo O. J., Chhabra S. C., G. Nyagah Determination of iron content in different parts of herbs used traditionally for anaemia treatment in East Africa // J. Ethnopharmacol. — Elsevier, 1997. — ISSN 0378-8741; 1872-7573 — doi:10.1016/S0378-8741(97)00093-7 — PMID:9406897
- ↑ M. Gallagher, Brown W. D. Composition of San Francisco bay brine shrimp (Artemia salina), Composition of San Francisco Bay brine shrimp (Artemia salina) // J. Agric. Food Chem. — USA: ACS, 1975. — ISSN 0021-8561; 1520-5118 — doi:10.1021/JF60200A008 — PMID:1141506
- ↑ Toma R. B., Meyers S. P. Isolation and chemical evaluation of protein from shrimp cannery effluent // J. Agric. Food Chem. — USA: ACS, 1975. — 4 p. — ISSN 0021-8561; 1520-5118 — doi:10.1021/JF60200A012 — PMID:1141507
- ↑ Jr R. F. A neglected Mayan galactagogue - ixbut (Euphorbia lancifolia). // J. Ethnopharmacol. — Elsevier, 1982. — ISSN 0378-8741; 1872-7573 — doi:10.1016/0378-8741(82)90024-1 — PMID:7033669
- ↑ Rosengarten F. A Neglected Mayan Galactagogue. Ixbut (Euphorbia lancifolia) // Botanical Museum Leaflets — Cambridge, Mass: 2021. — ISSN 0006-8098 — doi:10.5962/P.295216
- ↑ Bonvehí J. S., Jordà R. E. Constituents of Cocoa Husks // Z. Naturforsch. C Bio. Sci. / J. Seibel — De Gruyter, 2018. — ISSN 0939-5075; 1865-7125 — doi:10.1515/ZNC-1998-9-1002
- ↑ Chu Z., Chang J., Zhu Y. et al. Chemical Constituents of Cordyceps cicadae // Natural Product Communications: an international journal for communications and reviews — SAGE Publishing, 2019. — ISSN 1555-9475; 1934-578X — doi:10.1177/1934578X1501001233
- ↑ 17,0 17,1 NDF-RT
- ↑ Atomic weights of the elements 2013 (IUPAC Technical Report) — IUPAC, 1960. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305177177
- ↑ Карапетьянц М. Х. Х., Дракин С. И. Общая и неорганическая химия: Учебник для вузов. — 4-е изд., стер. — М.: Химия, 2000, ISBN 5-7245-1130-4, с. 529
- ↑ Р. Рипан, И. Четяну. Неорганическая химия // Химия неметаллов = Chimia metalelor. — М.: Мир, 1972. — Т. 2. — С. 482—483. — 871 с.
|