Рамазан (мәчет, Екатеринбург)
Рамазан ― Екатеринбург шәһәренең Чкалов районы Химмаш микрорайонында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәк Диния нәзарәтенә керүче Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) карамагында. Тарих![]() Екатеринбургның Химмаш бистәсендә мөселман җәмгыяте 1994 елда оеша. Имам итеп Илһам Сафиуллин билгеләнә. Чкалов районы администрациясе башлыгы Е. В. Сарапульцев мәчет төзү өчен Димитров урамында чүплеккә әйләнгән буш яткан мәйданны бирә. Район мөселманнары, хакимият ярдәме белән, 104 үзбушаткыч чүп-чарны җыеп, түгә, төзелеш башлау өчен җирнең өске катламын салдырып ала[1]. Вакытлыча мәчет төзү өчен яңа агач бура, шулай ук борынгы сәүдәгәр йорты сатып алынган, аны бура белән бергә фундаментка күтәреп куялар. Вакытлы мәчеткә җомга намазларына 60 кеше йөри[1]. 2001 елда Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Свердловск өлкәсенең 1995-2009 еллардагы губернаторы Эдуард Россель катнашында таш мәчет нигезенә беренче кирпеч салына[2]. Таш мәчет төзелеше 12 елга якын дәвам итә. Мәчетнең диварлары торгызылганнан һәм түбәсе ябылганнан соң көн саен намазлар укыла һәм ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча дәресләр үткәрелә башлый. Мәчет төзелеше буенча төп эшләр 2009 елда тәмамлана, тагын өч ел дәвамында бинаны бизәү эшләре алып барыла. Янәшәдәге вакытлы агач мәчет сүтелә. Аның урынында хәләл кафе төзелгән. Мәчетне ачу тантанасы 2013 елның 27 сентябрендә уза. Тантанда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Свердловск өлкәсе вице-губернаторы Яков Силин катнаша[3]. Мәчет төзелешенә дистәләгән эшмәкәр һәм йөзләгән дин тотучы үз өлешен керткән. 2014 елның августында мәчет бинасына хокук саклау хезмәткәрләре рейд ясаган. Анда алар экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән дини китаплар, брошюралар, дисклар тапкан, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәләмәвен ачыклаган. Суд мәчетне 50 мең сум штрафка, имам ярдәмчесе Альберт Баязитовны 360 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән [4] [5][6]. БинаМәчет ике катлы, гамәлдәге аскы (цоколь) каты булган бинадан гыйбарәт. Беренче катта ир-атлар өчен зур гыйбадәт залы урнашкан, хатын-кызлар өчен урын балконда билгеләнгән. Аскы катта уку сыйныфы һәм кухня урнашкан. Мәчет проект буенча 300 кеше сыйдыра, әмма җомга намазларына һәм гает-бәйрәмнәргә мөселманнар күбрәк килә. Мәчеттә даими рәвештә гарәп теле һәм Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, мөселман кибете эшли. Рамазан ае дәвамында «Рамазан чатыры» эшли, анда шәһәрдә яшәүче төрки халыклар җәмгыятьләре тарафыннан, үз милли кухняларын файдаланып, һәр кичне ураза тотучылар өчен авыз ачу (ифтар) оештырыла[1][7]. Имамнар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia