Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете
Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть города Казани) (рәсми атама түгел) ― Казан шәһәрендә төзелүче иң зур ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Беренче нигез ташы 2022 елның 20 маенда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салына. ТарихКазан шәһәренең яңа Җәмигъ мәчетен төзү турында карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән. Казанда Җәмигъ мәчетен төзү идеясе турында Р. Н. Миңнеханов беренче тапкыр 2018 елда әйткән [1]. Төзелеш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча төп чараларның федераль программасына кертелгән (федераль юбилей комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин, РФ премьер-министры урынбасары). Җәмигъ мәчете проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков билгеләнгән [2]. 2022 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды булдыру турында Боерыкка кул куйган (фондның башкарма директоры Илнур Рәхимов, Фондның күзәтчелек советын Татарстан Президенты җитәкли). Әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты – Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге уздыру [3]. 2022 елның 20 маенда Җәмигъ мәчете төзелеше урынында истәлек ташы ачыла. Ташка гарәп, татар һәм рус телләрендә: «Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзи башлауга багышлана»,- дип язылган. Истәлек ташын ачу хокукы Казанда ислам кабул итүнең меңьеллыгы мәдрәсәсе шәкертләренә бирелгән [4]. Мөхтәрәм кунаклар арасында ― РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин; ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов; ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; Шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин; ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин; Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль Бердиев; РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин; Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Альбир Крганов; БР мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәт Таҗетдинов; Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл [5]. Тәкъдим ителгән урыннар
![]() Казанның яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң ярында, Ленин (Кремль) дамбасы белән Киров дамбасы арасында, ЮНЕСКО яклавы астында торучы Казан кирмәне каршында төзелә. Күп кенә вариантларны караганнан соң, яңа мәчет өчен элек «Кырлай» (2007 елга кадәр «Шүрәле») аттракционнар паркы урнашкан территория сайлап алынган. Участок хуҗасы – «Связьинвестнефтехим» дәүләт компаниясе белән бәйле «Паркинвест» компаниясе» АҖ. Май ае башына «Кырлай» паркында аттракционнарны демонтажлау эшләре төгәлләнгән [6]. Казанның яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш 20 майда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салынган [6]. Бишбалта бистәсеКазанның яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасы Иделгә койган урында төзеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны инде хуплаган, хәзер бөтен кирәкле инстанцияләр белән килештерү эшләре алып барыла. Мәчетнең яңартылган концепциясен «Цимайло, Ляшенко и партнеры» бюросы ясаган: манарасы берәү генә булачак, мәчет бинасы Кәгъбәне хәтерләтәчәк, мәчет су өстендә салынган кебек күренер, дип фаразлана.[7] 2023 елның 27 июнендә Казан ратушасында архитектура җәмәгатьчелеге һәм Казан мэры катнашында Җәмигъ мәчетенең яңа проекты турында фикер алышуда Илсур Метшин Җәмигънең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәпләрен аңлата: «Казансуның бер агымы елгага кушылганлыгы ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары булуын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде». [8] ![]() Казанның Киров районы Бишбалта (Адмиралтейство) бистәсендәге ком базасы участогында төзеләчәк мәчет проектын тәкъдим иткән Мәскәүнең «Цимайло, Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросы Казанның яңа җәмигъ мәчетенә үрнәк итеп Мәккәдәге Кәгъбәне алган. Мәчет су өстендә урнаштырыла, җәмәгать мәйданы ярдәмендә Идел ярына тоташа. Бина кара кубтан тора, аның үзәгендә гыйбадәт (намаз) залы урнаштырыла. Мәчет өчен традицион булган гөмбәз формасы дога кылучыларның Кәгъбә тирәсендә урнашуына карый. Периметр буенча киңлекне Ислам тарихы музее биләп тора. Мәчетнең масштабын күзәтү мәйданчыгы урнашкан бердәнбер манара ассызыклый. Суда урнашуы «манара» сүзенең мәгънәсен ача: гарәп. منارة, мана́ра — «маяк». [9][10][11] Каршылар
Проектка конкурс![]() 2022 елның 1 апрелендә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге игълан ителгән [14]. Мәчетнең фасадлары һәм аның әйләнә-тирәсе эскизлары эшләнә. Халыкара конкурсның икенче этабында катнашкан 20 кеше, шул исәптән БГӘ, Казакъстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан катнашучылар, үзләренең эскизларын эшлиләр. Җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме «Корбан гаете» алдыннан игълан ителәчәк. Җиңүче 2,5 млн сум, икенче урынны алучы 1 млн сум, өченче урынны алучы 500 мең сум алачак [15]. Халыкара конкурс җиңүчеләре2022 елның 8 июлендә халыкара конкурс җиңүчеләре игълан ителә.
Икенче урында:
Өченче урында
Бина![]() Җирлекнең гомуми мәйданы ― 8,2 га. Техник бирем 80 метр биеклектәге мәчет бинасы төзүне күздә тота. Намаз залы 10 мең кешене сыйдырырга тиеш, мәчеттән читтә дә шул кадәр үк урын каралырга тиеш. Транспорт хәрәкәте схемасы үзгәртелә, ул мәхәллә кешеләренең бәйрәмнәргә күпләп килүен дә, янәшәдә яңа торак комплекслар булдыруны да исәпкә алырга тиеш. Мәчет шулай ук табигый ландшафтны истә тотып төзеләчәк. Мәчет төзелеше башлану белән, Казансу елгасы буенда «Манзара» паркын төзү планлаштырыла, ул Казансу елгасы янындагы парклар каскадына (барысы 12) керәчәк[17]. Мәчет төзелешенә бюджет акчалары тотылмаячак, мәчет иганәчеләр һәм «Игелек-Доброта» фонды акчасына төзеләчәк. Төп төзелеш эшләре 2022 елның көз башында башланыр дип көтелә. Айвар Саттаров проекты![]() Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсында Казан архитекторы Айвар Саттаров җиңеп чыккан. Мәчет аның проекты буенча төзелә. Җәмигъ мәчетенең архитектурасына Нух пәйгамбәр көймәсе образы салынган. Җәмигъ мәчете стилобат өстенә күтәртелеп эшләнә. Ленин дамбасы су өстеннән 58 метр биеклектә булса, стилобатны алтмыш метр күтәртәләр, ягъни мәчетнең нигезе күпердән ике метрга биегрәк булачак. Шушы ноктадан мәчет яңадан 52 метрга, аның иң биек манарасы 77 метрга күтәреләчәк. Абсолют биеклек диңгез өстеннән 132 метрны тәшкил итәчәк. Мәчетнең буе 120 метр, ә иңе 60 метр булыр дип уйланылган. [18] Исем сайлауКазанның яңа Җәмигъ мәчетенә рәсми исем Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең тавыш бирүе юлы белән сайлап алыначак.
Моны да карагызКазанның җәмигъ мәчетләре : Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia