Рафаэль Тукаев
Рафаэль Тукаев, Рафаэль Николай улы Тукаев (Рафаэль Николаевич Тукаев; 1929 елның 1 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак ― 1995 елның 5 июне, РФ, БР, Уфа) ― инженер-механик, нефтьче, 1972―1978 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» НГДУ башлыгы. Тәрҗемәи хәле
1929 елның 1 маенда Стәрлетамакта татар гаиләсендә туган[2]. Тимер юл техникумын, «нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын (1994 елдан университет) тәмамлаган, инженер-механик квалификациясен алган[2]. Хезмәт юлыХезмәт эшчәнлеген Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә тимер юлда башлаган[2]. 1954―1956 елларда ― Красноярск шәһәре аэропортында (2019 елга кадәр «Емельяново», 2019 елдан Д. Хворостовский исемендәге Красноярск халыкара аэропорты[d]) ягулык-майлау материаллары инженеры; 1956―1957 елларда ― комсомол юлламасы буенча Красноярск краена Абакан―Тайшет тимер юлы төзелешенә[d] («Батырлык трассасы») күчкән. Абакан нефть базасының техник җитәкчесе; 1957―1963 елларда ― Казанда Татсовнархозның нефть сәнәгате идарәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы; 1963―1965 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Лениногорскнефть» НПУ башлыгы урынбасары; 1965―1967 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» комбинаты директоры урынбасары; 1967―1968 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НПУ башлыгы урынбасары; 1968―1972 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары; 1972―1978 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы[3]; 1978 елдан Казакъстанның «Мангышлакнефть» берләшмәсендә (хәзерге «Мангистаумунайгаз»[d], аннан соң ― Төмән өлкәсе «Варьеганнефтегаз»[4] берләшмәсендә генераль директорның көнкүреш буенча урынбасары вазыйфасында эшләгән. 1995 елның 5 июнендә 66 яшендә Уфада вафат булган[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыХатыны Әнисә Шакир кызы, ике кызы (берсе Светлана), улы, оныклары[2] Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia