Красноярск крае
Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль бүлгесенә керә. ГеографияЧиктәшлек
Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Россияның 13,86 % мәйданын били. Төньякта Кара һәм Лаптевлар диңегезләре белән юыла. Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмаларФайдалы казылмаларКрайда Россияның никель һәм платиноидлар запасларның 95 %, алтын запасларның 20 % тупланган; шулай ук кобальт, магнезитлар, һәм тагын 63 промышленность металлның һәм башка файдалы казылмалар төркеме бар. Крайда зур күмер запаслар да тупланган: Канск-Әчинск басейны, Тунгуска ташкүмер бассйны. 25 нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ванкор нефть һәм газ чыганагы. Дөньяда иң зрусының берсе Горево кургаш чыганагы; Курейка графит чыганагы. Крайда барлыгы 10 000 файдалы казылманың чыганагы ачылган. КлиматКрайның климаты кискен континеталь, температураның сикерү хаслы. Край территориясендә артик, субарктик һәм уртача климатик поясларны аерып алалар. Уртача гыйнвар температаурасы - -36...-18 °C, июльнең +10...+20 °C.
ГидрографияКүлләрКрайда 10 га гомуми мәйдан белән ~323 мең күл бар. Күлләрнең 86% полюс түгәрәк артында урнашалар, иң зурысы - Таймыр күле (4560 км² мәйданы). Башка эре күлләр: Пясино, Кета, Лама, Большое Хантайское. Елгалар
ТуфракларыТуңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, тау-тундралы, соры урман һәм кара туфраклар да бар. ҮсемлекләрУрманлылык - 69 % (алардан: <50% - карагач, 17% - чыршы һәм ак чыршы, 12% - нарат, 9% - кедр) ХайваннарКрайда барлыгы 342 кошларның һәм 89 имезүчеләрнең төркеме тора. ТыюлыкларКрайда җиде тыюлыклар оештырылган:
Тарих![]() 1629 елга кадәр хәзерге край территория Тубыл регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Әчинск һәм чиктәш җирләре Тум разрядына беркеткән. 1676 елда Енисейск шәһәр статусны алган. XVIII гасыр1708 елда Петр I административ-территориаль реформасын үткәргән. Себер һәм Урал буендагы җирләр Себер губернасына кергәннәр. 1719 елда, Себер ералкыгына һәм территоянең идарә итүнең авырлыгы сәбәпле, губерния өч провинциягә бүленгән: 1724 елда аларга тагын ике провинция барлыкка килгән:
1764 елда Иркутск губернасы барлыкка килгән, аның составына Енисейск провинциясе дә кергән. Егерме ел үткәч, провинция юкка чыккан, аның өязләре өч губерняның составына кергән. 1797 елда барысы Енисей бассейның территориясе Тубыл губернасына керә; 1804-1822 елларда Тум губернасына керә. XIX гасыр![]() 1822 елда Ениисейск губернасы барлыкка килә. Үзәге - Красноярск шәһәре. Аның территория гомум алганда хәзерге Краснояск край территориясе белән туры килә иде. ХалыкМоны да карагыз: Красноярск крае татар торак пунктлары Милли состав1897 елда милли состав (1897 җанисәбе буенча)[4]:
ХХ гасыр1914 елның апрелендә Тыва Россия протекторатын кабул итә, һәм Тыва Урянхай крае буларак Россиянең Енисей губернасы составына керә. 1921 елда җирле революционерлар һәм Кызыл Армия ярдәме белән, Тываның бәйсезелеге игълан ителә. БҮБКнең 1925 елның 20 маендагы карары нигезендә, Себердә губернияләр һәм өлкәләр юкка чыгарыла. алар урынына бердәм Себер крае барлыкка килә (үзәге Новосибирскидә). 1930 елда Себер крае Көнчыгыш Себер һәм Көнбатыш Себер крайларына бүленә. 1934 елда Көнчыгыш Себер краеннан Красноярск крае чыгарыла. Көнбатыш Себер краеннан яңа крайга 10 район һәм Хакас милли өлкәсе (6 район) күчте. Көнчыгыш Себер краеннан - 21 район + Таймыр һәм Эвенкия милли округлары күчкән. 1991 елда Хакас милли өлкәсе край составыннан чыгып, республикага статусын алган. 2007 елда Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Эвенкия автономияле округы яңа РФ субъектына берләштерелә, Таймыр һәм Эвенкия автономияле округлары край составына Таймыр һәм Эвенкия районнар сыйфатында кергәннәр. ҖанисәпләрХалыкның 80% крайның 10% территоряиясендә яши.
Административ-территориаль бүленешКрасноярск крае үз эченә 17 шәһәр округ һәм 44 муниципаль район ала.
Торак пунктлар
ИкътисадТөсле металлургияКрайның ширкәтләре Россиянең башлангыч әлүминның ~27%ны эшлеп чыгаралар. «Норильский Никель» Россия бакырының 70%ны, никеленең 80%ны эшләп чыгара. 2007 елда крайның металлургия (кара һәм төсле) 399,1 млрд. рубльгә продукцияне җитештерде. Эре металлургик ширкәтләр
ЭнергетикаКрайнда 20 гидроэлектростанция эшли, 1 төзелеш стадиясенда.
Эвенкия, Түбән Ангара ГЭС, Кулюмба ГЭС каскады проектларда бар. Түбән Курейка ГЭСның төзелеше туктатты. Канск-Әчинск бассейнның күмердә өч ТЭЦ һәм өч ГРЭС эшли. Машиналар төзүКрайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү икенче урын ала (беренче урын - металлургия). Ширкәтләр:
һәм башкалар. Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгатеУрман сәнәгате крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү өченче урын ала. Агач хәзерләүдә һәм агач эшкәртүдә 400 предпритиеләр эшли. Аларның ин эресе: ООО «Енисейский ЦБК», ОАО «Лесосибирский ЛДК», ООО «Енисейлесозавод», ЗАО «НовоЕнисейский ЛХК», ООО «ДОК Енисей», ООО «Канский ЛДК» һ. б. Химия сәнәгате
Нефть чыгару сәнәгате2009 елда Ванкор нефть һәм газ чыганакның эксплуатация башланды. Чыганкның нефть запаслары - 260 млн. т., табигый газ запаслары - 90 млн. м³. Башка сәнәгать төрләре
Транспорт
МәдәниятКрайда 12 профессиональ театр һәм Красноярск крайдагы филармония, 49 музей, 148 кинотеатр, 1192 китапханә эшли. Спорт"Енисей" футбол клубы Россиянең беренче футбол дивизионында уйный. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia