Ризат Рамазанов

Ризат Рамазанов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ризат Ринат улы Рамазанов

Туу көне

25 октябрь 1990(1990-10-25) (34 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Саба районы, Алан-Елга

Эшчәнлек еллары

2012 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Кредит» ВИА (Казан)
«Ризат һәм Зинира Рамазановлар» төркеме

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2025) БР атказанган артисты (2024)

rzramazanovi

Ризат Рамазанов, Ризат Ринат улы Рамазанов (Ризат Ринатович Рамазанов; 1990 елның 25 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Алан-Елга) ― җырчы, Башкортстанның (2024) һәм Татарстанның (2025) атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле

1990 елның 25 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Алан-Елга авылында ике балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Әтисе Ринат Галихан улы, әнисе Гөлйөзем Мәхмут кызы. Сеңлесе Гөлсирин Ринат кызы, Казан химия-технология университетында укый. Балачакта берьюлы ике урында аягын сындыра, озакка (өч ел) караватка беркетелгән була. Туганнары аны дәвалау өчен күп көч биргәннәр, табиблар аякка бастыра алганнар[1].

Саба районы Шекше урта мәктәбен тәмамлаган (2008). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кергән. Бер ел укыганнан соң, кызыксынуы беткән һәм Шәмси Закиров ярдәме белән шул ук институтта Салават Фәтхетдинов группасына күчкән[2]. Студент елларында «Кредит» ВИА оештырып, төрле тантаналарда, туйларда һәм туган көннәрдә чыгыш ясаган.

2012 елда Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдиновалар белән бергә гастрольләрдә йөргән. Алардан аерылып, «Кредит» юмор төркеме төзегән. Таксида шофер булып та эшләгән [3].

Башта Ризат үзе генә җырлаган. Иҗаты Татарстан авыллары буенча сәфәрләрдән башланган. 2015 елда Уфада беренче тапкыр Зинира белән дуэт булып «Сиреньнәр» композициясен башкарганнар. Шулай аларның уртак карьерасы башлана. Аларның иҗаты сәхнәдә генә түгел, интернетта да популяр. 2022 елның 1 августында YouTube та чыккан «Авылкаем» җырына клип 3,4 миллион карау җыйган. Шулай ук «Серләремне» (1,5 миллион карау), «Алмагач бураны» (1,3 миллион карау) һәм «Буран» (1,1 миллион карау) клиплары популяр булган. Бүген уңышлы дуэт бөтен Россия буйлап гастрольләргә йөри[4].

Репертуар

Җырларының күп өлешен танылган композитор Айдар Тимербаев язган. Ул дуэтның продюсеры да. Төркемендә 16 кеше[5][6].

Альбомнар

  • 2019 ― Син икән ул
  • 2019 ― Икәү икәү
  • 2020 ― Хыялым
  • 2021 ― Авылкаем
  • 2022 ― Яр итәсем килә[7]
  • 2022 ― Гел янымнан атлап бардың
  • 2024 ― Уйладым
  • 2024 ― Утларында яндырма
  • 2024 ― Гафу итим микән[8]
  • 2024 – Биик әле[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Гаиләле. Хатыны җырчы Зинира Газыймҗан кызы Кашапова (26.01.1989, Караидел). Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары булганда, икенче курста танышканнар, диплом алгач, өйләнешкәннәр. Гаиләдә ике бала (кызлары Айгизә, 2013 елда туган; уллары Рияз, 2021 елда туган) [11].

Искәрмәләр

  1. Зинира и Ризат Рамазанов. starbiography.ru
  2. Рамазанов Ризат Ринат улы кыскача биография
  3. Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана». Шәһри Казан, 20.09.2017
  4. Байки из жизни Ризата и Зиниры Рамазановых: коварная попутчица и продавщица-хейтер. «Реальное время», 21.04.2024(рус.)
  5. Эльвира Шакирова. Рамазановлар концертында күргәннәрем. «Шәһри Казан», 04.02.2023
  6. Зөлфия Шәвәлиева. Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Безгә, нишләп сез беркем белән дә талашмыйсыз, диләр». Интертат, 12.03.2025
  7. Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов альбом Яр итәсем килә. Яндекс Музыка
  8. Зинира Рамазанова. Яндекс Музыка
  9. Биик әле — Ризат Рамазанов, Зинира Рамазанова
  10. Гөлия Мөгаллимова. Икесе дә "атказанган" исеме алды! 2025 елның 17 февраль көнендә архивланган. «Кызыл Таң», 10.10.2024
  11. Ризат һәм Зинира Рамазановларның сөенече бар. «Сөембикә», 13.05.2021

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya