Ризван Ибраһимов
Ризван Ибраһимов (Алуши) (1883 ел, Биги авылы, Сарытау губернасы, Россия империясе – 1938 ел, Уфа) – педагог, мөгаллим, язучы, журналист, тарихчы. Җәдидче, укытуда яңа ысуллардан файдалана, Әчинск мәдрәсәсендә кызлар белән малайларны бергә укыта башлый. Ф.Әмирханның якын дусты. БиографияСарытау губернасы Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы) Биги авылында туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте (1896-1903). «Мөхәммәдия» шәкертләренең «Иттихад» яшерен җәмгыяте әгъзасы, кулъязма «Әл-мәгариф» газетасы сәркатибе, «Әл-ислах» комитеты әгъзасы. Казан губернасы Ташбилге авылында (Татарстанның хәзерге Әлки районы) (1903-1905), Себердә Ачинск (1905-1907), Чита (1907-1912), Хабаровск (1912-1914), Чиләбе (1915-1917) мәдрәсәләрендә укытучы. 1906 елдан «Фикер», «Казан мөхбире», «Сибирия», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында Себер татарлары, мөселман уку йортларының торышы, укытучыларның тормыш шартлары турында мәкаләләре басыла. «Әл-ислах» газетасының үзхәбәрчесе була. Эстәрлетамакта «Мәгариф эшләре» журналын оештыручы (1920), 1920 елларда «Яңа авыл» газетасында, «Белем» журналында эшчеләр мәктәпләре, укытуның төрле ысуллары турында мәкаләләрен бастыра. «Башкортстан кооператоры» журналы мөхәррире (1922-1924). Мәгариф халык комиссариатының әдәбият-нәшрият бүлеге мөдире, Свердловск педагогия институты каршындагы Татар-башкорт рабфагы (1932-1934), Уфа театр техникумы укытучысы (1934-1938). Аның турында
|
Portal di Ensiklopedia Dunia