Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (1994 елдан алып) — күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар төзү һәм бастыруга юнәлтелгән Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы институт. Институтның өйрәнү даирәсенә Татарстанда яшәүче бар халыклар, чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да керә. ТарихИнститут 1989 елда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар энциклопедиясе бүлеге булып оеша[4]. Бүлекнең мөдире булып Ф.С. Хәкимҗанов куела. 1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр Академиясе кысаларына кертелә, һәм мөдире булып Г.С.Сабирҗанов сайлана[4]. 1993 елда "Татар энциклопедиясе институты" исемен ала[4]. 2014 елда институтның исеме бүгенгечә "Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты" исеменә үзгәртелә[4]. 1994-2010 елларда институтның җитәкчесе булып Мансур Хәсәнов хезмәт итә[5]. 2005 елда В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген төзү һәм бастыру өчен ТРның Фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар[6]. 2010―2015 елларда җитәкче вазифасы Разил Вәлиевкә тапшырыла. . Институт каршындагы аспирантура "Сәясәт белеме", "Татар әдәбияты", "Туган як тарихы" юнәлешләрендә даими рәвештә яңа белгечләр әзерләп бара, 2013 елда аның составы 11 кеше тәшкил иткән[7]. ![]() Җитәкчелек
ТасвирламаИнститут 4 фәнни-тикшеренү үзәктән тора[4]:
2018 елда институтта 58 кеше хезмәт иткән, шулар арасында 6 фәннәр докторы, 21 фәннәр кандидаты[4]. Институт Азәрбайҗан, Беларус, Казакъстан, Молдова Республикасы, Украина илләре, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикалары һәм Мәскәү шәһәре академик оешмалары, югары уку йортлары, музейлары, иҗади төркемнәре, китапханәләре, фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә[7]. Институт тарафыннан түбәндә китерелгән өлкәләрдә мәгълүмәт туплау һәм җыентыкалар төзү эшләре башкарыла[7]:
Институтның беренчел вазифасы татар галимнәре тасвирлаган юнәлештә татар халкының матди һәм мәдәни мирасын энциклопедияле җыентыкларга тәртипләштерү, урнаштыру һәм киң даирәгә яктырту[7]. Басма хезмәтләреТармак энциклопедияләре[4][7]:
Төп басмалары[4]:
Фәнни хезмәткәрләре[4]:
Фәнни җыентыклары[4]:
Танылган хезмәткәрләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларШулай да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia