Рифкать Имаев
Рифкать Имаев, Рифкать Гаян улы Имаев (1948 елның 12 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Татар Казаклары – 2022 елның 5 марты, РФ, ТР, Түбән Кама) [1] – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге (2008 елдан) һәм Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2016). 1969―2009 елларда «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсенең өлкән аппаратчысы, Татарстанның атказанган химигы (2005). Тәрҗемәи хәле1948 елның 12 февралендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туа. Котлы Бөкәш урта мәктәбен, Түбән Кама шәһәренең 44нче техник училищесын (1969) тәмамлаган. 1967 елдан башлап Рифкать Түбән Кама шәһәрендә яши. Түбән Кама аның күз алдында төзелә. Шәһәрнең 44нче техник училищесын тәмамлап, 40 ел «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсендә өлкән аппаратчы булып эшли. 1986 елда Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә, 2005 елда Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исемгә лаек була. 2022 елның 5 мартында 75 нче яшендә вафат[2]. Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында җирләнгән[3] . Иҗаты«Җитми туган якларга»Узды явып җылы яңгыр, Аңлашканнар – җир белән күк, Тау битендә җиләк пешкән Тирәкләрдә – сандугачлар. Карап торам таң калып, Бу илаһи гүзәллекне 1968 елда Түбән Камада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оеша. Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Әхмәт Гадел, Мөхәммәт Шәйхи, Разил Вәлиев, Фәннур Сафин һ. б. катнашкан иҗат дөньясына яшь шагыйрь Рифкать Имаев та килеп кушыла. Рифкатьнең шигырьләре Түбән Камада һәм Татарстанда чыга торган татарча газета-журналларда һәрдаим басылып килә. Иҗатына моңсулык хас. Бер шигыре «Моңсулык» дип тә атала.
Вакыт үткән саен, Рифкать Имаевның шигъри диапазоны киңәя. Табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган як, милләт темасы янына сатирик шигырьләре дә өстәлә. Җәмгыятьтәге ямьсез күренешләр: ялагайлыкны, комсызлыкны, кеше хәленә керә белмәүне, илне басып алган алдашуны, ришвәтчелекне тәнкыйтьли, нәфрәт утында көйдерә. Яшәү мәгънәсен эзли[5]. Шагыйрьнең язу стиле халыкчан, гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Иҗатына туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән [6]. Шигырьләре аһәңле, төзек, табигый сурәтләргә бай. Каләмдәшләре аңа «есенинчы» дип мөһер дә сукканнар. [7]. Китаплары күп түгел: биш җыентыгы нәшер ителгән (соңгысы – «Уйлы көнем»).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны, ике улы, дүрт оныгы[5]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia