Ленар Гайсин
Ленар Гайсин (рус. Ленар Гайнуллович Гайсин) — татар галиме, техник фәннәр кандидаты, җитәкче, Россия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, ССРБның спорт мастеры. Тормыш юлыГайсин Ленар Гайнулла улы 1952 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Мөслим районының Метрәй авылында туа. Әтисе Гайнулла Фәрди улы Гайсин химия-биология укытучысы буларак билгеле. Ленар Гайсин 1975 елда «инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1975-1978 елларда Красноярскның «Енисей» химкомбинатында 5нче разрядлы аппаратчик, смена мастеры һәм 1нче категорияле инженер-технолог булып эшли. 1978 елда Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводына күчә һәм анда инженер-технолог, углекислоталы барий участогында өлкән инженер-технолог, цех начальнигы урынбасары, хлорлы барий цехы начальнигы, җитештерү бүлеге начальнигы, баш инженер юлларын үтеп техник директор дәрәҗәсенә үсә. 1999-2003 елларда ул Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводын җитәкли. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2006 елдан Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятендә эшли башлый һәм 2009 елдан шушы оешманың рәисе.ССРБның спорт мастеры, 2002-2011 елларда Татарстан Республикасының ирекле көрәш федерациясен җитәкләп барды. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек була. Ленар Гайнулла улы Гайсин химия производствосына бәйле булган күп кенә китаплар авторы. Китаплары Казанда, Мәскәүдә һәм Екатеринбургда басылып чыга. Китаплары
Танылу
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia