Риф Габитов

Риф Габитов
Туган телдә исем баш. Риф Фәтих улы Ғәбитов
Туган 5 декабрь 1952(1952-12-05) (72 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Атналы
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре биюче, балетмейстер, хореограф
Бүләк һәм премияләре БР халык артисты (1994)Салават Юлаев премиясе (1995)БАССР атказанган артисты (1989)

Риф Габитов, Риф Фатих улы Габитов (баш. Риф Фәтих улы Ғәбитов; 1952 елның 5 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Атналы) ― биюче, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе (2000―2004). Башкортстан Республикасының халык артисты (1994), Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995).

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 5 декабрендә[1] БАССР Белорет районы Атналы авылында 8 балалы музыкага гашыйк гаиләдә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Габит улы (1910—1990) авыл клубында эшләгән, курайда, скрипкада уйнаган, җырлаган, биегән. Таланты балаларына да күчкән[2].

Сәрмәндә 7 класс тәмамлагач, КПССның Уфаның Киров районы комитеты җаваплы хезмәткәре булып эшләүче абыйсы Фәрит[d] (1937―2020) киңәше белән укуын Уфада дәвам иткән: 1967―1970 елларда Рәми Гарипов исемендәге республика гимназия-интернатында[d] укыган. Әлеге гимназиядә Вилә Гыйльмулла кызы Гобәева җитәкчелегендәге мәктәп халык биюләре ансамблендә биегән[2].

Гимназияне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының (2022 елдан Уфа фән һәм технологияләр университеты) филология факультетына укырга кергән. Биредә студентларның «Ирәндек» халык биюләре ансамблендә биегән (ансамбль җитәкчесе Екатерина Николаевна Варламова)[2].

БДУда «филолог» белгечлеге алган, мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән[2].

Бию белән кызыксыну аны Фәйзи Гаскәровның халык биюләре ансамбленә алып килгән, анда 1974―1992 елларда Башкорт дәүләт филармониясе артисты булып эшләгән. 1974 елда сәхнәдә башкарган беренче биюе ― «Печәнчеләр» исемле татар биюе[2].

1992―1996 елларда ― халык биюләре ансамблендә балет артисты һәм ансамбльнең курайчысы[2].

1995 елда «Җиз үкчә», «Көтүче җыры», «Башкорт краковягы» биюләрен куйганы һәм югары башкару осталыгы өчен Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.

1996 елда артистлык карьерасын тәмамлагач, «Социнвестбанк» коммерцияле социаль үсеш банкында кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгән. 1998―1999 елларда ― «Социнвестбанк» ААҖнең әйдәп баручы белгече, 1999 елдан ― «Социнвестбанк» ААҖнең баш белгече.

2000 елда Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленә сәнгать җитәкчесе булып кайткан. 2004 елдан ― Стәрлетамак филармониясенең БР атказанган артисты Хәлил Ишбирдин[d] оештырган Бию театры [3] җитәкчесе.

2025 елның 3 апрелендә пенсиягә озатканнар[4][5].

Иҗтимагый позициясе

2024 елда Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкилләре очрашуында Габитов Баймакта протестлар[d] аркасында көч структуралары тарафыннан кулга алынганнан соң вафат булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим иткән, әмма Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров мондый тәкъдимне «җирәнгеч һәм оятсыз» дип атаган[6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Хатыны Светлана Алексеевна ― шулай ук ансамбль ветераны, Башкортстанның атказанган артисты, өч бала үстергәннәр.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya