Ровное районы
Ровное районы (рус. Ровенский район) — Сарытау өлкәсе составына керүче муниципаль район. Административ үзәк — Ровное шәһәр тибындагы бистәсе. ГеографияЧиктәшлек
ТарихРайон 1941 елның 7 сентябрендә Сарытау өлкәсе эчендә Идел буе Алманнары АССРын юкка чыгару һәм Зельман кантонын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә Зельман районы буларак оештырылган. 1942 елның 19 маенда ССРБ Югары Шурасы карары буенча исеме Ровное районы итеп үзгәртелгән, район үзәгенә исә Ровное исеме кушылган. 1956 елда район составына юкка чыгарылган Идел буе районы территориясе кертелгән. 1962 елда юкка чыгарылган, территориясе Энгельс районы составына кертелгән; 1970 елда торгызылган. Халык
Милли состав (2010): урыслар (58,5%), дуңганнар (4,3%), татарлар (3,9%), украиннар (2,7%), алманнар (2,6%), чичәннәр (1,8%).[15][16] Административ бүленешРовное районы составына 1 шәһәр җирлеге һәм 7 авыл җирлеге керә. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia