Рәмзи Илялов![]()
Рәмзи Ибраһим улы Илялов (1923 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс — 2009 елның 11 августы, РФ, Татарстан, Казан) — татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәлеУл 1923 елның 13 декабрендә Башкортстан АССРның Баймак районы Темәс авылында дөньяга килә. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкәнткә, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. Ул сәбәпле 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәһәтләнә, байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә. Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли. Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый. 1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли. Кызыклы факт1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә. КитапларыНигездә рус телендә иҗат иткән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia