Рәфкать Шаһиев
Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы — язучы, әдәбият белгече, укытучы. Филология фәннәре кандидаты (2001), доцент (2006), Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе (2014—2024). Тәрҗемәи хәле1968 елның 2 октябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, 1984—1988 елларда Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы буларак башлый. Укытучылык эшен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, районның Яңа Кәшер урта мәктәбендә дәвам итә. 1991 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетына читтән торып укырга керә. 1992 елда Р. Шаһиевны Кичучат авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Анда татар әдәбиятыннан дәресләр алып бара. 2001 елда профессор Г. Ф. Саттаров җитәкчелегендә "Татарстанның көньяк-көнчыгыш Кама аръягы микротопонимиясе дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2002 елда Рәфкать Шаһиев Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының татар филология факультетына мөдир итеп билгеләнә. 2006 елдан доцент, 2009 елдан укыту эшләре буенча проректор. 2014 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе (2014—2024)[1]. 2020 нче елдан «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире. Бүләкләре
Китаплары
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia