Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия |
---|
Ил |
РФ→ Татарстан Татарстан |
---|
Төр |
премия |
---|
Статусы |
{{{статусы}}} |
---|
статистика |
---|
Булдыру датасы |
{{{булдыру датасы}}} |
---|
Юкка чыгару датасы |
гамәлдә |
Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (1924―1994)
Рафаил Төхфәтуллин премиясе, язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия (рус. Премия имени писателя Рафаэля Тухватуллина) — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 1994 елдан ел саен (2009 елдан 2 елга бер) бирелә торган, Әлмәт шәһәр советынң 1994 елның 10 ноябре карары[1] белән булдырылган Әлмәт районы һәм шәһәре премиясе[2]. 1959 елның ноябреннән Әлмәттә яшәгән һәм иҗат иткән язучы Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (1924―1994) исемен йөртә.
Максаты
Татар һәм Татарстандагы башка милләтләрнең телен, әдәбиятын, музыкасын, публицистикасын, театрын, рәсем сәнгатен, мәдәниятен үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту.
Тарих
Әдәби премия Әлмәт язучылар оешмасының (1993—2003 елларда оешма җитәкчесе — Разим Вәлиуллин) тәкъдиме һәм юлламасы буенча халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советының 1994 елның 10 ноябрендә кабул ителгән карары нигезендә гамәлгә куелган. Утырышта «Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр турында Нигезләмә» дә расланган[3].
Шартлары
- аерым китап итеп нәшер ителгән
- җирле һәм җөмһүрият матбугатында басылган
- җирле һәм җөмһүрият радио, телевидениесендә яңгыраган
- театр сәхнәсендә уйналган
- рәсем сәнгате күргәзмәләрендә катнашкан
- шәһәр урам-биналарын бизәгән иң әйбәт әсәрләрнең авторларына бирелә.
Намзәтләр
- Әлмәт язучылар оешмасына кергән язучылар һәм яшь авторлар
- композиторлар
- журналистлар
- рәссамнар
- театр һәм мәдәният әһелләре
- Һөнәри артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар
- Әлмәт турында иҗат иткән чит авторлар премиягә намзәт була ала.
Статус
Тигез дәрәҗәдәге 4 премия бирелә:
- шигърият
- проза, драма әсәрләре
- публицистика
- музыка, театр, рәсем сәнгате, мәдәният
Лауреатларга Диплом, язучының бюсты төшерелгән медаль, акчалата әҗер тапшырыла.
Лауреатлар
Лауреатлар
Искәрмәләр
- ↑ Әлмәт шәһәр советы (рәисе А. Никифоркин) карары, 10 ноябрь, 1994 ел
- ↑ Решение Совета Альметьевского муниципального района РТ от 21 мая 2009 г. N 324
- ↑ Разим Вәлиуллин (китапны төзүче). Әлмәт җырлый. Әлмәткә багышланган җырлар, шигырьләр. Казан: «Грандан», 2003. ISBN 5-89928-070-0
- ↑ Решение Совета Альметьевского муниципального района РТ от 21 мая 2009 г. N 324
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Әлмәттә фронтовик язучы Рафил Төхфәтуллин премиясе ияләре билгеле булды. Татар-информ, 25.04.2025
- ↑ Знамя труда, 16.03.2014, archived from the original on 2014-07-01, retrieved 2015-12-16
- ↑ Әлмәт РТВ телекомпаниясе сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-16
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз