Рәшит Шәкүр

Рәшит Шәкүр
баш. Рәшит Шәкүр

Рәшит Шәкүр
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Закир улы Шәкүров
Туу датасы: 11 гыйнвар 1937(1937-01-11) (88 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак районы, Яңа Габдрахман
Үлем датасы: 23 июнь 2024(2024-06-23) (87 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР Уфа
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970―2025
Юнәлеш: проза, поэзия,әдәбият фәне
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле, башкорт теле
Дебют: «Йөрәгемдә — кояш » (1970)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2012)
Бүләкләр: Башкортстанның халык шагыйре (2021)
Яшәү җире Достоевски урамы[1]

Рәшит Шәкүр (псевдоним), тулы исеме Рәшит Закир улы Шәкүров (баш. Рәшит Шәкүр, Рәшит Закир улы Шәкүров, 1937 елның 11 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Яңа Габдрахман2024 елның 23 июне, РФ, БР, Уфа) ― язучы, шагыйрь, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), БР атказанган фән эшлеклесе (1997), БР мәгариф отличнигы (1997), филология фәннәре докторы (1998), профессор (2012). ССРБ журналистлар (1961) һәм язучылар (1979) берлекләре әгъзасы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2012). «Урал» милли үзәк рәисе (1989―1991). Башкортстанның халык шагыйре (2021). Әкрәм Биишев, Нияз Мәҗитов, Марат Колшәрипов белән бер рәттән башкортларның татарлар тарафыннан йотылуы куркынычы авторы.[2]

Тәрҗемәи хәле

1937 елның 11 гыйнварында БАССР Әлшәй (хәзер Стәрлетамак) районы Яңа Габдрахман авылында туган. Авыргазы районы Морадым мәктәбен, Октябрьскида нефть техникумын (1956), Уфада дәүләт университетын (1965), Мәскәүдә тел гыйлеме институтында аспирантура (1972) тәмамлый. Кандидатлык (1974), Урал топонимиясе буенча докторлык (1998) диссертацияләре яклый.[3] Техникум тәмамлагач, Әлмәт нефть промыселларында эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Уфада радиокомитетта хәбәрче (1960), «Совет Башкортстаны» газетасында (1965-1969) хәбәрче, бүлек мөдире, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977) фәнни хезмәткәр, «Агыйдел» (1977), «Ватандаш» (1998) журналларында эшли. Уфа педагогия институтында (1998-2012) укыта.

2024 елның 23 июнендә 87 яшендә Уфада озакка сузылган авырудан соң вафат. Уфаның Мөселман зиратында җирләнә[4]

Иҗаты

Беренче шигырьләр җыентыгы — «Йөрәгемдә — кояш» (1970). «Тауларым, далаларым» (1982), «Малин-кала» (1997), «Заманалар юлында» (1988) исемле китапларында милли горурлык, туган якны сөю хисләре белән өретелгән шигырь һәм хикәятләре урын алган. «Гасырлар әманәты» (2002), «Рухилык нигезләре» (2009) китапларында БР рухи тормышы мәсьәләләрен күтәрә. «Бишегем — чал дала» (2003), «Лачыннар биектә оча» (2007) китапларын язды. Равил Бикбаев белән берлектә БР дәүләт гимны текстын язды.

Фәнни эшчәнлеге

1969 елда Шәкүров Рәшит Закир улы «Куныр буга» эпосынең тагын бер вариантын Аскар авылында М. Мирхәйдәрова язып ала.

Гыйльми кызыксынулары фольклор, диалектология, топонимика өлкәсендә. 1973 елдан башлап БАССР, Курган өлкәсе авылларына оештырылган гыйльми экспедицияләрдә катнаша. 1992 елда «Башкорт энциклопедиясе» бүлеген оештырып, яңа фән тармагын башлап җибәрә. Сүзлекләр, белешмәлекләр төзүдә катнаша: «Башкортстан» (1996) кыскача белешмәлегенең баш мөхәррире. Мифтахетдин Акмуллага багышланган «Шигърият йолдызы» (Звезда поэзии) (1981) монографиясен язды. «Җырлаучы торналар илендә» (1996), «Атаклы башкортлар» (1998) җыентыкларында танылган шәхесләр турында очерклар тупланган. 6 томлык «Башкорт әдәбияты тарихы»н (1990-1996) языша. «Җирнең хәтер китабы» (1984), «Географик атамалар эзеннән» (1986, (рус.)) хезмәтләре Көньяк һәм Урта Урал топонимикасына багышланган. 370 фәнни хезмәте бар.[3]


Купсанлы әсәрләренең төп фикере: тарихта татар белән башкортларның үзара туктаусыз дошманлыкта яшәвен исбат итү. Татарлар, имеш башкортларны икътисади яктан изгәннәр, мәдәни өлкәдә — мәгърифәтчелекне тарату сылтавы белән аларны «татарлаштырганнар».[5] Әлеге уйдырмаларын «Башкорт энциклопедиясе»нең баш мөхәрире вазифасын үтәгәндә Башкортстанның дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә җиткерә алган. Татар сүзен төрлечә оныттыру, Башкортстан тарихыннан сызып ташларга тырышу 2000-2010 елларда чыккан рәсми басмаларда һәм матбугатта ачык күренә.

Башкортстан территориясе белән чикләнмичә, 2004 елда «Башкиры в Татарстане. О судьбе мензелинских и бугульминских башкир» дигән бәхәсле китабын язды.[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1988 ― БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1989 ― Мифтахетдин Акмулла премиясе
  • 1997 ― Рәми Гарипов исемендәге премия
  • 1997 ― БР атказанган фән эшлеклесе
  • 2001 ― Зәйнәп Биишева исемендәге премия ― «Атаклы башкортлар» (1998) китабы өчен
  • 1997 ― БР мәгариф алдынгысы
  • 2007 ― «Салават Юлаев» ордены
  • 2012 ― Салават Юлаев премиясе«Лачыннар оча биектә» (2007) китабы өчен[7]
  • 2021 ― Башкортстанның халык шагыйре[8][9].

Гаиләсе

Хатыны Марина Нәби ҡызы. Кызлары Шәүрә, Гөлдәр.[10]

Хәтер

  • 2025 елда Уфаның Ленин районында урамга исеме бирелгән. Дуслыҡ проспектыннан башлана, [балерина] Тамара Ходайбирдина урамына кадәр дәвам итә[11].

Искәрмәләр

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Айдар Халим. Новая "Книга печали", или далеко ли от Мензелинска до Гааги?
  3. 3,0 3,1 Китап-Уфа сайтында(үле сылтама)
  4. Лейла Аралбаева. В Уфе ушел из жизни народный поэт Башкортостана Рашит Шакур. Башинформ, 23.06.2024
  5. Айдар Халим. Новая "Книга печали", или далеко ли от Мензелинска до Гааги?
  6. ebdb.ru, archived from the original on 2014-12-06, retrieved 2014-12-05 
  7. 2014 елның 13 август көнендә [https://web.archive.org/web/20140813093124/http://bspu.ru/node/23565 архивланган. Уфа педагогия институты сайтында
  8. Башкортстан хакимияте язучылар белән диалог эзли. Азатлык радиосы, 29.05.2021
  9. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021(рус.)(башк.)
  10. Радий Хәбиров язучы һәм галим Рәшит Шәкүрне 85 яшьлек юбилее белән котлады. Башинформ МА, 11.01.2022
  11. Ләйсән Закирова/ Өфөлә Рәшит Шәкүр һәм табип Мәстүрә Саҡаева урамдары барлыҡҡа килде. Башинформ МА, 25.06.2025(башк.)

Әдәбият

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya