Сарай (гәҗит)
Сарай (سراي) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Бөтенрусия мөселман шурасының Әстерхан бүлекчәсе органы. 1917 елның 8 ноябреннән 1918 елның 12 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә атнага 2-3 тапкыр татар телендә нәшер ителә. Баш мөхәррире ― танылган язучы, педагог, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Нәҗип Гасрый (Мөхәммәтнәҗип Аллаһбирде улы Мәүләмбирдиев, 1886―1937)[1]; нашире ― Фатих Шаммасов (Ф. Шамси). ТарихӘстерхан губернасы мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы булган Милли Шура органы буларак, 1917 елның 8 ноябреннән бирле нәшер ителгән. «Нәшрият» типографиясендә бастырылган. Башка шәһәрләрдә даими корреспондентлары җитәрлек булмау сәбәпле, күп кенә яңа мәгълүматларны «Ил», «Корылтай», «Яңа вакыт», «Кояш», «Тормыш» һ. б. татар телендәге газеталардан җыйнап бастырып килгән. «Сарай» газетасы Россиянең үзбилгеләнгән дәүләтләрне берләштерүче демократик җөмһүрият булуын яклаган[2]. Ябылу1918 елның 7 маенда Әстерхан вилаять Советы хозурындагы Мөселман комиссариатының гадәттән тыш утырышы, аның рәисе Касыйм Туйбактинның (Касыйм (Мирзакасыйм) Шаһиҗиһан улы Туйбактин, 1888―1918) хәзерге хәл турындагы нотыгын тыңлаганнан соң:
― дигән карар кабул итә[3]. «Сарай» газетасының соңгы, арестовать ителгән саны:
― дигән дәлил белән таратылудан тыела. «Сарай» газетасы кебек үк, «Нәшрият» басмаханәсендә бастырылган «Азат ханым» журналы да 1918 елның 1 маендагы өченче саны дөнья күргәч, совет органнары боерыгы буенча туктатыла. Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia