Светлана Аргынбаева
Аргинбаева Светлана Роберт кызы (8 гыйнвар 1966 ел) — җырчы (меццо сопрано). 1993 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (2003). Опера җырчыларының Дж. Виотти исемендәге халыкара конкурс лауреаты (Верчелли шәһәре, Италия, 1994), шулай ук күп кенә халыкара конкурслар дипломанты. БиографиясеСветлана Роберт кызы Аргынбаева 1966 елның 8 гыйнварында Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә туган. Уфа сәнгать училищесын (1987), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1993) тәмамлаган. 1993 елдан Башкорт опера һәм балет театры солисты. ИҗатыТөп партияләре: Розина («Севилья цирюльнигы», Дж. Россини, дебют, 1994) З. Исмәгыйлевның «Салават Юлаев опера» операсында — Көнбикә, «Шәүрә» операсында — Янбикә, Кармен («Кармен», Ж.Бизе), һ. б. 1994-1997 елларда Озимо шәһәрендә (Италия) Опера сәнгате академиясендә, 2000 елда Дж. Россини ис. опера академиясендә (Пезаро к., Италия) стажировка үтә. Репертуарында чит ил, үз иле композиторлары операларыннан арияләр, башкорт халык җырлары. «Лисео» (Барселона, Испания), «Перес Гальдос» (Лас-Пальмас к., Испания), «Россини» (Пезаро) театрларында җырлый. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Казанышлары
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia