Светлана Гарбузова
Светлана Гарбузова, Светлана Юрьевна Гарбузова (рус. Светлана Юрьевна Гарбузова, 1954 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, 1992 елдан «Татарстанда Россия рәссамнары берлеге» әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының кием дизайны буенча укытучысы. Тәрҗемәи хәле
1954 елда Казанда гамәли бизәү сәнгате остасы Софья Даниловна Кузьминых (1927) гаиләсендә туган. Ул вакытта әнисе Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер булып эшләгән, кызның әтисе (табиб Юрий Михайлович) белән аерылышкан булган[1]. 1982 елда Мәскәү җиңел сәнәгать технология институтының (2016 елдан А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты[d]) киемнәрне сәнгатьле модельләштерү факультетын тәмамлаган (педагогы ― кутюрье В. М. Зайцев)[2]. 1987 елдан ТР Сәнгать фондында декоратив-гамәли сәнгать рәссамы булып эшли. 2004 елдан Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында кием дизайны буенча педагогик эшчәнлек алып бара ИҗатыӘнисе ― Софья Даниловна Кузьминыхның татар күн мозаикасы традицияләрен мирас итеп алган. Табигый күн һәм табигый ефәк кулланып, «күн мозаикасы» техникасында ― панно, аяк киеме, сумкалар, киемнәр, «ефәк буенча кулдан рәсем ясау» техникасында ― татар орнаменты белән шәлләр, яулыклар, декоратив паннолар, киемнәр эшли. Кулдан тегү, тамбур белән чигү, энҗе, стеклярус белән чигү, ефәк буенча рәсем, салкын батик, кайнар батик технологияләре куллана. Стиль сызыгы «Казан тегүе», күн мозаикасы традицияләренә нигезләнгән, шулай ук татар орнаменты белән натураль ефәктә рәсем ясау техникасында (батик) башкарылган авторлык яулыклары бар. Тулысынча кул хезмәте куллана. Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. Тинчурин ― С. Сәйдәшев) өстендә автордаш булып эшләве аерым урын алып тора. Әниле-кызлы рәссамнар тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйный, спектакль атрибуты һәм татар театрының үзенчәлекле символы булып тора[1]. Эшләре Татарстан музейларында, шәхси коллекцияләрдә, «Туран» халык-сәнгать кәсепләре предприятиесе фондларында, рәссамның шәхси коллекциясендә саклана. Катнашкан күргәзмәләреСветлана Гарбузованың әсәрләре Татарстанны Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, Истанбулда, Исламабадта, Парижда зур күргәзмәләрдә тәкъдим иткән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәле
Беренче тапкыр Светлана Юрьевна симфоник оркестр скрипкачысына кияүгә чыккан булган, ләкин бу гаилә тиз таркалган, хәзер икенче кат кияүдә[7]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia