Святослав Игорь улы
Святослав Игорь улы — (туу елы билгесез - 972 яки 973 елны үлгән), Бөек Киев кенәзе (945-972), гаскәр башлыгы. Формаль рәвештә 3 яшьтән бөек кенәз вазифасында булган, ләкин бәйсез идарәсе 964 елда гына башланган. Святослав гел яуларда булганга күрә чынында аның әнисе - Ольга Киев шәһәрендә идарә иткән. Яулар964-966 елларны кенәз Святослав вятичларны хәзәр хакимиятеннән азат иткән һәм аларны Бөек Киев кенәзлегенә буйсындырган. 960 елларда Хәзәр каһанатына каршы сугышкан, җиңгәннән соң, хәзәр башкаласын Саркыл (Саркел) шәһәрен басып алып җимергән. 968-969 елларда Дунай буе Болгары иленә, 970-970 елларда Византиягә каршы сугышкан, праваслау христиан дәүләтләренә күп зыян китергән. Покрау бәйрәмеКонстантинопольга каршы яу белән баргач, Святослав бөек шәһәрне чолгап алган, һәм праваслау ривәяте буенча: Изге Ана Константинополь шәһәрен вәхши мәҗүси Святослав гаскәрләреннән каплап саклаган. Шул вакыттан праваслау чиркәве (шул исәптән Рус чиркәве) - мәҗүси рус гаскәрләреннән коткаруны - Покрау бәйрәмен бәйрәм итә. ҮлемСвятослав Византияга каршы сугышканнан соң Византия һәм кыпчаклар бергәлек төзегән. Дунай буе Болгары иленә яудан кайтканда Святослав 972 елда кыпчаклар тарафыннан Днепр елгасында үтерелгән. Рус кулъязмалары[2] буенча, Курә - кыпчак башлыгы Святослав баш сөягеннән касә ясап, шул кадәхтән эчкән. Беренче РюриковичларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia