Такмак
Такмак (баш. таҡмаҡ; чуаш. такмак) — татар, башкорт, чуаш һәм чирмеш халык иҗатларында иң киң таралган музыкаль-шигъри жанрларының берсе. Татар халык музыкасында ике өлешле метрик пульсация күренеш тапкан бердәнбер жанр.[1] ТарихыБеренче өлгеләре 1897 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан «Җаек мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында бастырыла.[2] Фонографка 1929—19331 елларда И.В.Салтыков тарафынан языла.[3] ТасвирыТакмак шигъри текстары 8-7 иҗекле ике юллыкларга бүленгән дүрт юллыклардан, сирәгрәк очракта өч юллыклардан тора. Аларга төрле ангемитон тавыш рәтләренә таянган һәм октава, сирәкләп децима чикләрендәге амбитуска ия булган 2 өлешле көйләр туры килә.[3][4] Композицион үзенчәлекләре буенча такмак рус частушкаларына һәм Көньяк Себер халыклары (алтайлар, хакаслар, шорлар һ.б.) җырларына якын.[5] Жанр эчендә хезмәт, мәхәббәт-лирика, юмор, сатира такмакларын күреп була. Такмак, халык авыз иҗатында киң кулланыш тапканлыктан музыкада кыска көй буларак та, афористик ритмлы (речитатив) структура буларак та урын тапкан. Кайвакыт берәр лирик җыр да халыкта такмак буларак кабул ителә.[6] Профессиональ музыкада һәм концерт практикасында нигездә бию такмаклары таралыш тапкан. Җыр такмаклары авыл җирлегендә, Идел буе мишәр татарларында популяр.[7] Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia