МишәрләрBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) — татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә. Төньяк Урал якларда 1798—1855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар. Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә. Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:
Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк. ![]() ТарихАлтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[5].[6]. XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[5]. Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia