Тал
Тал (лат. Sálix) — агачсыман үсемлек; Талчалар (лат. Salicaceae) гаиләсенең бер ыруы. ТаралуыТаллар - борынгы үсемлекләр. Аларның яфрак эзләре акбур чоры катламнарында очрый. The Plant List сайты мәгълүматлары буенча, Тал ыругында Төньяк ярымшарның салкынча өлкәләрендә киң таралган, шул исәптән поляр түгәрәк эчендә үсүче 550 төре исәпләнә.[7] Ауразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында очрый. Татарстан территориясендә 18 төре бар, ак тал (S. alba), мурт тал яки ракита (S. fragilis), кәҗә талы яки бредина (S. caprea), очлы яфраклы тал яки верба (S. acutifolia), чыбык тал (S. viminalis) һәм башкалар киң таралган. Таллыклар барлыкка китереп, елга тугайларында һәм башка сулык ярларында, уйсулыкларда, ерымнарда үсәләр. Ботаник тасвирлама0,2–25 м биеклектәге агачлар яки куаклар. Яфраклары чиратлашкан, күпчелеге ланцетсыман, түгәрәктән тар кыякка кадәр, каурыйсыман сеңерле. Чәчәкләре берле чәчәк төркеменә — ата һәм ана алкаларга җыйналган, кайбер төрләрдә алар яфрак ярганчы күренә. Җимеше — очкалак озын төкчәле күп орлыклы тартмачык. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре, чәчәк атып бетергәннән соң, 3–4 атнадан өлгерә. Орлыктан, ботактан, төп үсентеләреннән үрчи. Туфракка талымсыз. КулланылышКайрысында гликозид һәм дуплау матдәләре бар; аннан ясалган препаратлар эренле шеш һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен, тән кызышканда һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла. Үзагачын — төрле эшләнмәләр, сыгылмалы нәзек чыбыкларын — кәрзин, йорт җиһазлары һәм башка әйберләр ясауда файдаланалар. Кара тал (S. pentandra), розмарин яфраклы тал (S. rosmarinifolia), кара җиләксыман тал (S. murtilloides) һәм башка яшелләндерүдә файдаланыла. Очлы яфраклы тал, ак тал, кәҗә талы һәм башка төрләре ерым һәм текә ярларны ныгытуда кулланыла. Бал бирүче үсемлек. Лапландия талы (S. lapponum), розмарин яфраклы тал, кара җиләксыман тал ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [8] Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia